Ноябрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Халыклар бердәмлеге бәйрәме кысаларында өлкәдә бу акция быел 7 нче тапкыр уздырылды. 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашырга теләүчеләр Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә җыелдылар. Регистрация үтүчеләр арасында күбрәк студентлар, югары сыйныф укучылары булды. Яшьләргә теләктәшлек белдереп шәһәр хакимияте, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, өлкәнең күренекле шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре дә үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар.
Алар арасында милләттәшләребез - өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Төмән районы, Муллаш авылы хакимият башлыгы Таңсылу Хөсәинова, Шыкча авылыннан Рәис Әминов та бар иде. Алар әлеге акциядә берничә ел рәттән катнашуларын, илебездә яшәүче милләтләрнең тарихы, культурасы, гореф-гадәтләре белән кызыксыну уятуын һәм халыклар тормышын төптән белергә ярдәм итеп, үзара дус-тату, бердәм булып, хөрмәт итеп яшәргә өйрәтүен ассызыклап үттеләр.
Чараның тантаналы өлешендә сәхнәгә өлкәбездә яшәүче халыклар милли киемнәрдән чыгып басып, килүчеләрне туган телләрендә сәламләделәр. Алып баручы: «Әлеге акция беренче булып 2016 елның 4 октябрендә үткәрелде. Анда Россиядә яшәүче 90 мең кеше катнашкан булса, 2021 нче елда 2.5 миллионнан артык кеше диктант яза. Шунысы сөенечле - быел безгә Донецк, Луганск халык Республикалары, Запорожье, Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр дә кушылдылар», - дип сөйләде. Җыелган халыкны өлкә депутатлары Артем Зайцев, Иван Вершинин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Эльмира Алиева, өлкә яшьләр милли иҗтимагый советы рәисе Анастасия Кузнецова бәйрәм белән котладылар. Артем Зайцев: «Этнографик диктант язу быел аеруча мөһим. Безнең илдә һәм чит илләрдә нәрсә булганын һәркем аңлый. Бу минутларда ирексездән Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерәбез. Бертуганнардай дус булып, милләтләргә бүленмичән, барыбыз өчен бер уртак бурычны үтәдек. Узган гасырның 90 нчы елларында милли мәсьәлә бик кискен торды. Ул чакта мин үземне «русский» дип әйтә идем. Ә бүгенге көндә «Мин – чуваш», - дип горурланып әйтәм, чөнки ул минем милләтем, минем халкым һәм аның традицияләрен өйрәнү кызыклы миңа. Ул чакта беркем дә милләтләр эше белән эшләмәде. Ә бүген мин хөкүмәтебезгә рәхмәтемне белдерәм, чөнки һәр милләткә үзен күрсәтергә мөмкинлек бар, яшьләрдә, балаларда милли горурлык тәрбияләнә. Хәзер бу залда төрле яшьтәге төрле милләт кешеләре җыелган. Сезнең белән бергә диктант язу миңа да бик кызыклы. Сорауларны карап чыктым, чынлап та, кайбер сорауларның җавабын белмим икән. Ләкин миндә кызыксыну хисе барлыкка килде, мин, һичшиксез, ул сорауларны өйрәнәчәкмен», - дип катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады һәм башкарасы эшләрендә уңышлар теләде. Акциянең тантаналы өлеше өлкәнең милли-мәдәни автономияләре каршында эшләүче сәләт ияләренең матур чыгышлары белән бизәлеп, чарага чын-чынлап күңелле бәйрәм төс кертте. Аннары 127 катнашучыга диктант кагыйдәләре турында сөйләделәр: һәркем берничә бланк алды һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык язды. 45 минут эчендә алар гомумроссия чынбарлыклары буенча 20 сорауга җавап бирделәр. Өстәмә 10 сорау региональ компонент белән бәйле иде. Сораулар Төмәннең төньягында яшәүче халыкларга кагылды.
Рәүфә КАНГАЗИНА