Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Һөнәри бәйрәмегез белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне – Федераль салым хезмәте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме ел саен 21 ноябрьдә билгеләп үтелә. Тубыл шәһәре һәм округында яшәүче татарлар арасында танылган, хөрмәтле милләттәшләребез аз түгел. Эльвира Речапова турында күп мәртәбә җылы сүзләр ишетергә туры килде. Эльвира Таир кызы салым органнарында күп еллар хезмәт итеп, дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган хезмәт ветераны.

Ул Тубыл районының Үләртеш (Старицкие) авылында туа. Балачагы Ханты-Манси округының Междуреченский поселогында уза. Шунда ук ул урта мәктәпне тәмамлый. 1984 нче елда Төмән дәүләт университетының икътисад факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлап, «Бухгалтерлык исәбе, контроль һәм хуҗалык эшчәнлеген анализлау» белгечлеген алып чыккан якташыбыз Кондинск урман сәнагате комбинатында бухгалтер булып хезмәт юлын башлый.
«Әллә язмыш тарттымы икән мине Тубылга», – дип ул эшләгән елларын искә алды.

47-1-26– 1991 елда Тубыл шәһәре буенча дәүләт салым инспекциясендә хезмәт юлымны дәвам иттем һәм 35 ел бу оешмада эшләдем. Дәүләт салым инспекторыннан инспекция башлыгына кадәр хезмәт юлын уздым. Коллективта эшләгәндә иң кыйммәтле нәрсә – ул кешеләр, дип саныйм. Салым органнарындагы эшемнең башында коллектив 14 кешедән торды. Соңрак җиденче салым хезмәтенең районара инспекциясе башлыгы булып, 2015–2023 елларда минем карамагымда 150 кешелек коллектив булды. Бу – чын профессионаллар, грамоталы, битараф булмаган белгечләр иде. Алар үз эшләрен яратып, тәҗрибәләре белән уртаклашып эшләделәр. Төмән өлкәсе буенча алтынчы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе башлыгы урынбасары вазифасыннан лаеклы ялга чыктым, – дип хатирәләре белән уртаклашты Эльвира Таир кызы.

Аның дәүләт бүләкләре арасында төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, «Россия федераль салым хезмәте отличнигы» билгесе, федераль салым хезмәтенең истәлекле медальләре: «Россия салым органнарына 25 ел», «Россия Федерациясе салым органнарына 35 ел» һәм «Хезмәт ветераны» медале бар.

Эльвира Таир кызы салым инспекциясенә эшкә килгәндә, салым инспекциясе барлыкка килүнең башлангыч еллары була. Салым кодексы әле кабул ителмәгән еллар. Гади тел белән әйткәндә, һәр салым өчен үз законы була. Инспекторлар бөтен күңелләрен биреп, бу юнәлешне тырышып үзләштерәләр. Алар белән бергә салым түләүчеләр дә өйрәнәләр, яңалыклар белән танышалар. Кыен булган чаклар да булгандыр. Теләк булганда, эшнең нәтиҗәсе күренә. Эльвира Таир кызы үзе дә салым түләүчеләр өчен салым законнарын өйрәнү буенча семинарлар, укучылар өчен салым грамоталылыгы дәресләрен үткәрүчеләрнең берсе була.

Ул: «Яңалыкны белергә, өйрәнергә теләкләре булган коллектив иде. Без дәүләтебез турында уйлап эшләдек. Чөнки теләсә кайсы дәүләтнең төп керем чыганакларының берсе – салымнар. Алардан дәүләт бюджеты формалаша. Һәрберебез эшләгән эш урыныбызда илебез патриотлары булып хезмәт иттек. Коллегаларымның күпчелеге белән әле дә аралашам. 30 ел элек тәҗрибәсе белән уртаклашкан, үзе дә Мактау грамоталарына, медальләргә лаек булып лаеклы ялга чыккан Наилә апа Сагдееваны җылы сүзләр белән искә алам. Наилә апа - тормыш тәҗрибәсеннән безгә киңәшләр биргән ветераныбыз шәхси тормышымда да мөһим роль уйнады. Тормыш иптәшем белән ул безне таныштырды. Гаилә бәхетебез – ике улыбыз үсә. Аллаһыга шөкер итеп яшибез», – дип сүзен тәмамлады Эльвира Речапова.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836