#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские агропромышленные предприятия создали резерв запчастей для будущей сельхозкампании. Урып-җыю кампаниясе тәмамланганнан соң, регионның җир эшкәртүчеләре эшнең яңа сезонына әзерлекне башладылар. Төмән өлкәсендә авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьлар резервы 1 млрд сумнан артык бәяләнә. «Бүгенге көндә оешмалар техниканың кимчелекләрен тикшерәләр, запас частьлар кайтаруга контрактлар төзиләр. Тәэмин итүчеләр складларында запас частьларның зур запасы бар», - дип сөйләде өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов.

* * *

В Тюмени на озере Чемпионов возводят резиденцию Деда Мороза. Бина 4 катлы булачак. Аларда Кыш бабайның кабинеты, конференцияләр залы, офис-күңел ачу бүлмәләре урнашачак. Инициаторы – «АквАйСпорт-Төмән» салкын суда чыныгу һәм йөзү үзәге. Төзүчеләр икенче катны төзеп бетерделәр, өченчегә керештеләр. Монда «моржлар» клубы да урнашачак.

* * *

В Тюменской области начнет действовать программа финансовой поддержки овощеводов. Регион хөкүмәте авыл хуҗалыгы министрлыгы кабул иткән яшелчәлек һәм бәрәңге үстерү программасын реальләштерү өчен норматив-хокук базасын эшкәртүгә кереште. Киләсе елның башында ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа ярдәм итү чаралары белән файдаланырга мөмкиннәр. Моның өчен яшелчәчеләргә һәм бәрәңге үстерүчеләргә агропромышленность департаментына яисә яшәгән җиреңдә муниципалитет идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа дәүләт программасы регионда яшелчәчелекне үстерү өчен импульс бирәчәк. «Ярдәм йөзеннән җитди акча биреләчәк, Төмән өлкәсе стабиль рәвештә яшелчә үстерә, карбыз буенча Әстерхан гына безне уза», - дип сөйләде өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов.

* * *

Врачи из Тюмени спешат на помощь селянам. «Сәламәт авыл» яңа проекты өлкәнең ерак почмакларында яшәүче кешеләрне медицина ярдәме белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Авыл кешеләре үзләрен ничек хис итүләрен тикшерү өчен 18 табиб-белгеч Сладковск районына барды. Командага: терапевт, невролог, онколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр керде. Нәтиҗәләрне барлагач, башка районнарда да мондый чара үткәрү соравы каралачак.

* * *

Незрячие тюменцы вышли с производством бумаги на новый рынок. Төмән өлкәсендә 71 социаль предприятие эшли. Өстенлек шунда – алар үзләрен үзләре тәэмин итә. Мәсәлән, күз күреме буенча инвалидлар Төмән оешмасы алдынгылар рәтендә. Бу Төмән предприятиесенә 2 елдан соң 80 яшь тула. Монда, нигездә, катыргы ясаганнар, хәзер тегү, кәгазь санитар-гигиена продукциясен җитештерү цехлары бар. Оешмада 50 кеше хезмәт итә, 80% ы даими эшләп баручы инвалидлар. Хезмәтчәннәрнең уртача яше – 40. Киләчәктә төсле бәдрәф кәгазе җитештерү өчен оешмага яңа җиһаз кайтачак.

* * *

В Тюмени на улице Мельникайте открыли подземный пешеходный переход. Ул халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен ике җир асты платформасы белән җиһазландырылган. Яңа «подземка» Хабаровск урамы – Түре елгасы участогында Мельникайте урамын реконструкцияләү проекты кысаларында барлыкка килде. Тоннельнең төп кәүсәсенең (ствол) озынлыгы 67 метр, киңлеге – 4 метр. Күчеш видеокүзәтү белән җиһазландырылган, керү төркемнәре үтә күренмәле конструкцияләр белән пыялаланган. Елның теләсә кайсы вакытында эшләсен өчен җир асты суларын агызуга насос системасы урнаштырылган.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836