Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сочида беренче Бөтенроссия «Ватанны саклаучылар Кубогы» тәмамланды. Россиянең 87 төбәгеннән 600дән артык махсус хәрби операция ветераны финалга чыгу өчен көрәште. Аннары 62 төбәктән 200дән артык катнашучы Олимпия паркының «Сириус Арена» мәйданчыгында алты спорт төрендә көч сынашты.
Алар арасында Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе делегациясе дә бар иде. Төбәк өчен ярышларда Андрей Пименов, Денис Метелев, Равил Курмакаев, Алексей Золотов һәм Виталий Суровнев чыгыш ясадылар. Алар армрестлинг, уктан ату, өстәл теннисы һәм пауэрлифтинг буенча ярыштылар.
Спорт физик яктан гына түгел, рухи һәм әхлакый яктан да ярдәм итә, дип ышана Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин - икенче ел рәттән ул Бөтенроссия ярышларында махсус хәрби операция ветераннарының Төмән командасын җитәкли.
«Ватанны саклаучылар Кубогы» чарасын «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм Россия Паралимпия комитеты оештыра. Анда иң мөһиме - чараларга авыр җәрәхәтләр кичергән һәм үзләрендә башкаларга ярдәм итү өчен көч тапкан кешеләр җәлеп ителә, дип саный каһарман якташыбыз.
Рөстәм Сәйфуллин үзе пауэрлифтингта чыгыш ясаган. Узган ел Уфада Идел буе һәм Урал федераль округлары командалары арасында узган «Ватанны саклаучылар Кубогы» төбәкара ярышларында ул утыручы спортчылар арасында өстәл теннисында беренче һәм пауэрлифтингта икенче урынны яулаган иде.
Бөтенроссия «Ватанны саклаучылар Кубогы»нда Төмән өлкәсе делегациясенең тагын бер вәкиле - Равил Курмакаев махсус хәрби операциягә контракт буенча китә. Сугышчан бурычны үтәгәндә яралана. Тыныч тормышка кайткач, уктан ату белән шөгыльләнә башлый.
Ә инде Кубокта өлкәбез командасыннан Андрей Пиминов армрестлингта 90 килограммнан артык авырлык категориясендә басып торган килеш - «сул кул»да бронза медаль яулый.
Россия Паралимпия комитеты президенты Павел Рожков билгеләп үткәнчә, «Ватанны саклаучылар Кубогы» Бөтенроссия календаре чараларында лаеклы урын алачак һәм илебез Паралимпия хәрәкәтендә якты вакыйга булачак.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.