Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Батырлык, туган илгә тугрылык... Чын ир-егетләргә генә хас сыйфатлар бу. Гомер-гомергә үз асылын югалтмый алар. Горурлык белән әйтәсе килә, бу күркәм сыйфатларга хас ир-егетләребез бар безнең арабызда. Бүгенге әңгәмәбез барышында аларның берсе белән таныштырабыз. Ул - Тубыл районы, Күкрәнде авылында туып-үскән, шунда мәктәптә укып, аннары урта белемен Байкалово мәктәбендә дәвам иткән, хәзерге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче Илшат Ниязов турында.
- Илшат, илебездә махсус хәрби операция башланган вакытта сез беренчеләр рәтендә булдыгыз әйеме?
- Мобилизация башланган вакытта мин өлкәбезнең төньяк шәһәрләренең берсе - Нефтеюганскта вахта юлы белән эшләп йөри идем. 2022 нче елның сентябрь ахырында миңа телефон аша Тубыл хәрби комиссариатыннан чакыру кәгазе килүен белдереп шалтыраттылар. Ул хәбәрне шулай тиеш булыр дип кабул иттем, чөнки ир-егетләр кирәк булганда, туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиешбез. Тиз арада эштә аңлатып, машинама утырып өйгә, Тубыл шәһәренә юл алдым. Якыннарым белән күрешеп-белешеп алгач, мин башка мобилизацияләнгән ир-егетләр белән кыска вакытлы хәрби әзерлек үтеп, махсус хәрби операция зонасына килеп җиттек. Анда безнекеләр оборонада иделәр. Шуннан 23 елның көзендә нык ныгытылган шәһәр янына күчерделәр, ул вакытта әле безнең контроль астында түгел иде. Бераздан анда актив штурм хәрәкәтләре башланды. Мин укчы (атучы) идем һәм һөҗүм вакытында еш кына сугышчан группа җитәкчесе булып йөрдем. Февраль ахырына аны тулысынча яулап алдык. Ул безнең кул астыбызда булды. Биредә мин зур ихтыяр көче, җаваплылык, искиткеч тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме – һәрвакыт үземне кулда тотарга һәм кирәк очракта югалып калмаска өйрәндем.
Сугыш хәрәкәтләре булган аралыкта, әлбәттә, еш булмаса да, ял итәргә вакыт табыла. Күбебез социаль челтәрләр аша шундый минутлар турында фотосурәтләр яки видеолар карап торабыз: кардәшләребезнең матур җырларын яратып тыңлыйбыз, биюләре белән сокланабыз. Ә инде очрашу мизгелләре күренсә - күзләр яшьләр белән томалана...
- Илшат, ә сез истә калырлык берәр кызыклы очрак турында сөйли аласызмы?
- Әйе, күңел түрендә мәңгегә ятып калган бер очрак булды минем белән дә. Яңа гына яулап алынган шәһәрдә минем белән очраклы рәвештә генә гаҗәеп бер хәл килеп чыкты. Сирәк кенә очраган ял минутларында сугышчан дусларым белән сөйләшеп торган аралыкта карыйм: яныбыздан велосипедта Тубылдагы дустыма охшаган бер кеше узып бара. Карыйм, күз алмыйм, ул да миңа карый-карый бара һәм кинәт: «Илшат!», - дип кычкырып җибәрде! Икебез дә бар нәрсәне онытып бер-беребезгә омтылдык... Ике якташның, ике күршенең, ике дусның туган якларыннан меңнәрчә чакрымнар аша шундый катлаулы вакытта очрашулары нигә тора! Бераздан китте сораулар, яңалыклар, хәбәрләр, киләчәккә таба корылган өметле планнар...
Күршем Заур Рәшит улы мобилизация башлангач, кыюлык күрсәтеп үз теләге белән яу кырына юл алды, сынатмый намус белән сугышчан операцияләрдә катнашты. Аннары күп балалы әтиләрне өйгә җибәрәләр дигән закон чыккач, ул өенә кайтты. Гаиләсе турында кайгыртып торган курку белмәс җан иясе ярты елдан соң яңадан контракт төзеп, кабат хәрби хәрәкәтләргә китеп барды. Кызганычка, бу аның соңгы юл алуы булды.
- Әйе, шундый күңелсез очраклар, кызганычка каршы очрый. Сезнең яраланып кайтуыгызны ишеттек, авыр булмаса, ул турыда бераз сөйләп китсәгез иде?
- Ярамны мин Авдеевканы яулап алганнан соң, бер штурм вакытында алдым. Миңа, дроннар белән уңышлы көрәшче буларак, махсус ау мылтыгы бирделәр. Минем алдымда эвакуация группасын дроннардан саклау максаты куелган иде. Булган тынлык белән файдаланып, без тиз арада 5 яралы егетебезне ерак түгел урнашкан ишексез бер гаражга алып кердек, анда безгәчә инде 6 яралы бар иде. Шул вакытта мин камикадзе дронының безнең якка очып килүен ишеттем. Уемда: гараж ишексез, әгәр дрон эченә очып керсә, анда барысы да һәлак булачак! Тиз генә гараждан чыгарга һәм бу дронны мылтыктан атып юк итәргә дигән карарга килдем. Йөгереп чыгып мылтыгымны төзәп атып җибәрдем. Их! Эләкмәде! Икенче атуымда мылтыгым кинәт әллә нишләде - атмады. Бернәрсәгә карамыйча, дронны читкә юнәлтеп, егетләрне коткарырга кирәк дигән уй белән дронның активлыгын үземә юнәлттем. Явыз дошман угын сугышчан дусларымнан ераграк алып китәргә тырыштым. Ул артымнан калмады һәм кинәт аяк астыма очып килеп төште... Ике аягым да каты җәрәхәтләнде. Аңымны югалтмаска, паникага бирелмәскә, дип үземне ныгыттым. Авыру-сызлауларым турында уйламаска тырышып үз-үземә беренче ярдәм күрсәтмәкче булдым. Ләкин кыйпылчыклардан яраланган кулым мине тыңламады. Ярый рациям янымда булды. Аның буенча үзебезнекеләргә үземнең авыр яралы булуымны белдердем. Күп тә калмый егетләр мине алырга килделәр. Иң мөһиме - паникага һәм шокка кермәвем ярдәм итте. Үземне хәлдән килгәнчә кулымда тотарга тырыштым. Хәтта яныбызга яңа арада килгән бер сугышчыбызга жгутларны ничек дөрес салырга кирәклеген аңлатып та килештердем, чөнки секунд аралыкта кан югалтып үләргә мөмкин идем. Мине эвакуацияләү башланган гына иде, шул чак көчле артиллерия атышлары башланды. Шул аралыкта мине алырга килгәннәр үзләре яраландылар. Үзем генә ачык урында носилка өстендә ятып калдым. Сул ягыма, аягыма яңадан кыйпылчыклар очтылар. Бирешергә ярамый, дигән уй мине ташламады. Исән калган бер кулым белән окопка шуыша башладым. Эссе канлылык белән ничек булса да куйган максатыма ирешергә тырыштым һәм, ниһаять, бар булган көчемне туплап окоп эченә шуышып төштем. Атыш бара, туктамый. Мине эвакуацияләрләр, ташламаслар, дигән өметем булса да, аек акылым белән аңлыйм: хәлем яхшыдан түгел, башкаларны куркыныч астына куярга хакым юк минем... Шулай гына уйлап ятканымда, командирымның: «Татар «Медоед» (минем позывноем иде) энебезне эвакуацияләгәннәрме?» - дигән тавышын ишеттем. «Аны бернәрсәгә дә карамыйча эвакуацияләгез!» - дигән приказы әле дә колак янымда яңгырый. Взвод командирына һәм үзләрен куркыныч астына куеп мине сугыш кырыннан алып чыккан егетләргә - энекәшләргә рәхмәтемнең иң зурысы! Нәтиҗәдә - авыр җәрәхәтләр, клиник үлем. Профессиональ табибларыбыз осталыклары белән мине теге дөньядан кире кайтардылар. Олы йөрәкле осталарга чиксез рәхмәтемне белдерәм! Азрак хәлгә килә башлагач, мине борт белән матур Санкт-Петербург шәһәренә озаттылар. Мин Киров исемендәге хәрби медицина академиясендә дәваландым. Югары категорияле белгечләрнең профессионаллыклары, барлык персоналның эшләрен белеп башкарулары, кешелеклелекләре, хастаханәдә күп санлы авырулар булуына карамастан, һәр кешегә искиткеч карашлары гаҗәпләндерде. Аларның, якыннарымның, бу айларда янәшәмдә булган туганнарымның ярдәме белән 4,5 айга сузылган дәвалануымнан соң, ниһаять, өйгә юл тоттым.
- Сез, Илшат, шундый көчле рухлы, максат куеп алга омтылучы безнең татар егетебез! Нинди генә кыен хәлләргә эләксәгез дә, бер вакытта да төшенкелеккә бирелмисез. Хәтта госпитальдә ятканыгызда да, мөмкинчелек булганда, социаль челтәрләр аша дусларыгыз һәм дә бөтенләй белмәгән кешеләр белән дә актив элемтә алып бардыгыз. Искиткеч кеше сез!
- Булды хәлләр. Бар әти-әниләр кебек минем дә әти-әнием кечкенәдән үк мине булачак ир-егет тормышына, кыенлыкларга бирешмәскә әзерләделәр, дөньяның ни хәлләре булмас, шуңа күрә, һәрвакыт аек уй белән үзеңне кулда тотарга кирәк, дигән сүзләре һәрвакыт минем уемда. Һәм иң мөһиме, бар ситуациядә дә һәрвакыт кешелекле булу кирәклеген аңлатып үстерделәр. Кадерлеләремнең гомерлеккә дип күңелемә салган киңәш-васыятьләре тиз арада бик тә кирәгеп чыкты. Аларның дөрес бирелгән тормыш дәресләре нәтиҗәсендә мин, бәлки, икенчегә туып, диярлек, бу якты дөньяда якыннарым, дус-ишләрем белән кабат кавышканмын. Яныма, госпитальгә килүләре күз алдымда: йөзләрендә елмаю, ә күзләрендә...
Әти белән без күп сөйләштек, үзебезчә аңлаштык. Без бит ир-егетләр. Әнием, күңел түрем, киңәшчем, хуплаучым минем! Нинди генә ягымлы сүзләр әйтсәм дә, аз булыр шикелле. Ул һәрвакыт янымда. Аның акыллы киңәшләре, җылы сүзләре, шул ук вакытта тәвәккәл киңәшләре миңа йомшарга ирек бирмәделәр, ныгытты гына үземне.
Мин үзем холкым буенча кеше белән аралашучан. Махсус хәрби операциядә булганымда да иптәшләрем белән тыгыз аралашып яшәдек, бердәм булдык. Госпитальгә эләккәч тә, социаль челтәрләр аша дусларым белән аралаша башладым. Фотосурәтләр дә җибәргәләдем. Көтмәгәндә дуслар саны күбәйгәннән-күбәя барды. Кемнәр генә һәм кайлардан гына язмадылар миңа! Илебезнең төрле регионнарыннан, төрле яшьтәге милләттәшләребез минем хәлемә кереп төрле хуплау сүзләре, киңәшләре белән күңелемне күтәреп тордылар, яшәешемә яңа сулыш өрделәр. Төзәлеп чыккач, кунакка чакырдылар, Кырымнан, Кара диңгездә ял итәргә көтәбез, дип яздылар. Шундый тәкъдимнәр күп булды. Андый дуслар белән аралашуымны бәхеткә саныйм һәм горурланам. Һәрберсенә исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим.
Укыган Күкрәнде, Байкалово мәктәпләреннән: «Бирешмә, без синең белән, Илшат!» - дигән сүзләреннән соң сынатырга ярамый. Тизрәк терелергә, дигән девизым тагын да көч өстәде.
- Ил каршында башкарган сугышчан каһарманлыгыгыз югары бәяләнгән булыр, Илшат?
- Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен мин 4 медаль белән бүләкләндем: 2 дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык», «Сугышчан хәрәкәтләр ветераны», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләрен тапшырдылар.
- Шундый дәрәҗәле бүләкләр һәркемгә бирелми шул. Олы йөрәкле, намуслы, Ватан алдында, һичшиксез, тугры кешеләр генә андый ихтирамга лаеклы. Чын күңелдән котлыйбыз сине, Илшат! Дәвам итеп әйтәсе килә, нинди генә көч иясе булма, янәшәңдә сине үз мәхәббәте белән җылытып торучы кеше булса, бу сиңа тагын да зуррак ышаныч, яшәү ямен өсти, шулай бит? Мөмкин булса хатыныгыз белән танышуыгыз турында сөйләп китсәгез иде.
- Хатыным Эляна белән мин махсус хәрби операциядән беренче мәртәбә ялга кайтканымда таныштым. Аннары без озак аралаштык. Киләсе очрашуларыбыз турында хыялландык, мөмкинлек булганда һәрвакыт элемтәгә чыгып сөйләшеп тордык. Шулай аралаша-белешә якынлаша бардык. Ул минем турында һәрвакыт кайгыртып торды, озак арада элемтәгә чыкмый торганда борчылуын белсәм дә, ул аны миңа сиздермәскә тырышты. Көтте мине. Нәкъ менә аны мин булачак хатыным итеп күрергә теләвемне аңладым. Һәм ялгышмадым. Тәкъдим ясадым. Чираттагы ялыма кайткач, гөрләтеп туй үткәрдек. Бер атна булса да бар дөньябызны онытып үзебезне иң бәхетле яшь парлар итеп хис иттек... Мин яралангач, хатыным барысын ташлап, очып килгәндәй яныма килде. Ул вакытта мин бөтенләй диярлек табиблар кулында идем. Элянамны күрүем белән бар дөньям яктырып киткәндәй булды, яшәү мәгънәсе артты. Аның каршында хәлсез ятмас өчен миңа каяндыр көч керде. Хатынымның елмаеп әйткән ягымлы сүзләреннән дәртләндем, ешрак физик күнегүләр кылырга тырыштым, рацион буенча ашадым, бар көчемне кулга алып алга гына барырга омтылдым. Бу карашым дәвалану тизлегенә уңай йогынты ясады. Хатыным мине саклаучы фәрештә сыман тулысынча терелергә ярдәм итте дип бер дә арттырмый әйтәм. Иң авыр вакытта янымда булды.
- Илшат, әле яшь булсагыз да дөньяны төрле төстә күрергә туры килгән икән сезгә. Сугышчан дусларыгыз белән элемтә өзелмәгәндер, белгәнемчә, сез һәрвакыт язышып-белешеп торасыз.
- Сугышчан дусларым белән тыгыз элемтәдә торам. Мин инде өйдә булсам да, барыбер бөтен йөрәгем, күңелем белән әле анда, үземнең егетләрем белән. Алар яу кырыннан исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтканчы минем өчен бу сугыш бетмәячәк.
- Тыныч тормышта яшәүче бүгенге яшьләребезгә нинди киңәш-нәсыйхәтләр әйтер идегез?
- Барлык яшьләребезгә яшәү мизгелләренең кадерен белеп, әти-әниләренең, якыннарының җылысын тоеп, аларга рәхмәтләрен белдереп яшәсеннәр иде дип телим. Ә егетләребез нык рухлы булып, үзләрен физик яктан көчле итеп тәрбияләсеннәр. Илебезгә кирәкле вакытта сынатмыйча, бердәм булып Ватаныбызны яклаучылар рәтендә булырга тиешлекләрен онытмасыннар иде.
- Шундый мәгънәле һәм эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илшат! Сезнең савыгып кайтуыгызны барыбыз да дулкынланып көттек. Һәм, ниһаять, интернет аша чыккан видеотапшыруда өегезгә кайту мизгелләре чагылды. Очрашу минутлары һәммәбезне тәэсирләндерде. Сезне чын каһарман кебек каршылаганнар! Сез моңа лаек. Алгы көннәрегез ачык булсын. Сезгә изге теләкләрне Төмән өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килгән «Уңган хатын-кызлар клубы» әгъзалары да юллыйлар.
Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.