Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Татарча диктант» акциясе турында күпләр ишеткәне, кайберәүләрегез белемнәрен сынарга барганы да бар. Быел 11 нче тапкыр үтте ул. Кыска гына вакыт эчендә бу чара дөньяның бик күп татарларын берләштерде.
Акциянең килеп чыгышы Төмән өлкәсе татарлары белән бәйле икәнлеген белүчеләр генә аз шикелле. Әйе, нәкъ менә беренче тапкыр бергәләшеп татарча диктант язуны Сәет Тусмөхәммәтов җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге активистлары галимәбез Хәнисә Алишина һәм Төмән дәүләт университеты белән бергә үткәрде. Аннары идеяне Казан эләктереп алды.

Быел да өлкәбез татарлары бу чарадан читтә калмадылар. 3 көн буе төрле төбәкләрдә «Татарча диктант» язу оештырылды.
«Төмәнлеләр «Татарча диктант –2025» Бөтендөнья акциясендә 11 тапкыр катнаштылар, быел язу мәйданчыгы итеп татар мәдәният үзәге сайланды. Акция Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы инициативасы белән уздырылды. Мөхәммәд Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» текстын татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы каршындагы «Уңган хатын-кызлар» клубы җитәкчесе, автономия советы әгъзасы, Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укытучысы Зәкия Сәитова укыды. Чараны «Йосыф һәм Зөләйха» яшьләр фольклор ансамбле солистлары, Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге активистлары Йосыф Зөлхәрнеев һәм Хәдия Хөрмәтуллина матур чыгышлары белән ачып җибәрделәр.
Акциядә төбәкнең татар халкы тупланып яши торган барлык округлары катнашты. Округ автономия җитәкчеләре төбәкләрдәге мәйданчыкларда кураторлар булдылар», - дип хәбәр итте өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина.

Интернеттагы хәбәрләрдә күренгәнчә, халкыбыз «Татарча диктант» язуны үзе теләп оештыра башлады. Мәсәлән, өлкәбезнең «Нур» хатын-кызлар оешмасы активистлары быел Төмәннең Җәмигъ мәчете якшәмбе мәктәбенә һәм Төмән районының Каскара мәчетендә теләүчеләрне җыйдылар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: диктан язучылар.