Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Маслау, Санниково, Үләртеш авылларында яшәүче якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрделәр. «Көмеш волонтерлар», «Огонек» клубына йөрүче апалар, абыйлар мактау һәм рәхмәт сүзләренә лаеклылар. «Огонек» клубына йөрүчеләр арасында махсус хәрби операциядә хәрби хезмәттә оныгы булган Саҗидә апа Мәчитова, бу сугышта улы вафат булган Фәүсия Мәмәтова да бар. Алар да бүгенге көндә алгы сызыкта булганнарга хәлләренчә ярдәм күрсәтәләр.
Волонтерлар оешмасы вәкилләре белән эшләүче якташларыбыз Санниково авыл клубында җыелышып солдатларга кирәкле әйберләр туплап посылкалар җыялар. Маслау авылыннан Фәүзия Мәмәтова: «Хәзер һәр авыл кибетләрендә «СВОга ярдәм» дип язылган тартмалар куйдык. Авыл халкы ул тартмаларга кибеттән алып азык-төлек, салкын кышларын кирәк-яраклы әйберләр салалар. Беренче елны посылкалар җыеп җибәрә идек. Җылы оекбашлар, бияләйләр, көндә кирәкле әйберләр туплап, тәмлешкәләр салып чәй төргәкләрен дә җибәрдек. Авыл халкы актив, ярдәмчел, алар үз эшләрен ташлап армый-талмый фронт өчен, солдатларыбызга ярдәм итү теләге белән эшлиләр. Безгә күчерелгән акчага мин шәһәргә барып парафин сатып алам, аннары окоп шәмнәрен эшлибез. Без 1000нән артык окоп шәмнәрен ясап җибәрдек. Мондый шәм янында җылынырга, кием киптерергә була. Безнең төркемдә төрле милләт вәкилләре бердәмләшеп игелекле эш башкаралар. Ибәтулла Мәмәтов, Зоя Зольникова, Людмила Скипина, Саҗидә Мәчитова, Фирдәүс Мөфтәхетдинова, Динара Мусина, Наилә Давыдова, Рәүфә Кандеева, Мәкъсүдә Колмәмәтьева, Людмила Санькова, Борис Саньков, Марс Атнагулов. Безнең як авылларда СВОга ярдәм итүчеләр күп. Авылдашларым, күрше авылларда яшәүчеләр бу игелекле эшне йөрәк кушуы буенча эшлиләр, якташларыма рәхмәтлемен. Бездән бер теләк сугышлар тәмамланып, солдатлар җиңү яулап кайтсыннар»,-диде.

Римма УМИТБАЕВА.