Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Күптән түгел Тубыл шәһәре башлыгы Петр Вагин Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор гранты ярдәме белән гамәлгә ашырылган «Икенче сулыш» проектында катнашкан сугыш хәрәкәтләре ветераны Илшат Ниязовка машина йөртү таныклыгы тапшырган иде. Ә бу көннәрдә ул «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Төмән өлкәсе филиалы җитәкчесе Динара Поштаренко белән «Батырлык өчен», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән билгеләнгән һәм махсус хәрби зонасында катлаулы юл узган Илшат Әхтәм улына махсус кул белән идарә итә торган автомобиль ачкычы тапшырды. Илшатка мондый машина актив һәм мобиль булу, яраткан эш белән шөгыльләнү һәм тыныч тормышка тизрәк җайлашу мөмкинлеге бирә.
Петр Вагин чыгышында:

«Илшат Әхтәм улы гаять көчле рухлы һәм кыю кеше, Ватаныбызны саклаганда каты яраланган, әмма аның тормышка ихтыяр көче һәм киләчәккә ышанычы - барыбыз өчен дә үрнәк. Без бүген үзебезнең геройга тапшырган автомобиль - Тубыл шәһәрендә «беренче карлыгач» һәм Төмән өлкәсендә инде өченчесе. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондына һәм шәхсән Динара Поштаренкога геройларыбызга тулы тормышка кайтырга ярдәм итүче бу мөһим программа өчен рәхмәт белдерәм. Илшат, бу автомобиль сиңа яңа мөмкинлекләр һәм яңа юллар ачсын!» - диде. Илшат Әхтәм улы һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.