Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Ник тиз үтә икән гомер бу?!

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше әле генә туа, күз ачып йомганчы – яшүсмер, аннары буйга җитә, эшли-эшли лаеклы ялга чыга.

Әй, кая китте тагын утыз ел? Менә сиңа – 90. Кем уйлаган Раяна Габделхак кызына 90 яшь тула дип. Күптән түгел Әхтәм җизни Каюмов белән Тимер туйларын үткәрделәр.

Мин Раяна апаның сеңелесе Рәйханә булам. Гомер буена аның белән бергә атлап, бергә булган вакытларны күз алдыма китерим әле. Менә беренчесе: Калым авылында яңгыр ява, 1 нче сентябрь көне. Миңа 6 яшь, мәктәпкә керергә иртәрәк әле. Ул да булмады, апам йөгереп өйгә керде, бишмәтен башына салган да кычкыра: «Әйдә, Рәйханә, сине Хәйретдин абый мәктәпкә чакыра, киләсе елга син беренче класста берүзең буласың», - ди. Шулай укый башладым.

Тагын бер истә калган күренеш: 5 нче класска Кызылъяр авылына китеп барабыз. Миңа 11 яшь, апа 3 яшькә зуррак. Беренче мәртәбә мин җәяү 15 чакрымны (аркамда ипи, әнкәй өстен кисеп алды, җиңелрәк булыр, кызым, - ди) атларга тиеш. Бөтен азык Раяна апаның җилкәсендә. Гомер буе шулай булды инде, бөтен йөкне апа үз өстенә алып яшәде.

Җиденче сыйныфны Раяна апа «5»ле билгеләренә генә бер елга алдан бетерде. Бухгалтериядә эшләп, Тубыл шәһәрендәге педучилищега укырга бергә керергә дип, мине көтте.

Икебез дә тырышып укыйбыз, бар чараларда да актив катнашабыз. Иң авыры - азык алып килү, стипендия җитми. Әткәй капчык-капчык азык китерә кыш көне. Үзебез генә ашамыйбыз, ач студентлар күп, апаның классташлары керәләр дә: «Раяна, теге пешкән бәрәңгең әле бармы?» – «Юк, беткән, кипкән бәрәңге генә калган», - ди апа. «Әйдә, бир, бик ашыйсыбыз килә», - диләр.

Апа белән икебезнең кроватьлар рәттән тора. Төнлә берсе буш, апам мине кочаклап, иркәләп йоклата. Әни урынында иде ул, өйдән 5 нче класска чыгып киткәннән шулай булды.

Апа кияүгә чыккач, Әхтәм җизни әти урынына булды. Үлемнән дә коткардылар, ашаттылар да, киендерделәр дә, балаларны үстерергә, укытырга булыштылар. Әйтеп бетерер чамам юк, күз яшьләремә тыгылам. Ә бит мине генә алар шулай аякка бастырмадылар, бездәйләр күп булды: сеңелем Рауза да, ире үлеп, ике бала белән калды. Аңа да ярдәмнәре күп тиде.

Аларга рәхмәт яусын барчабыз исеменнән.

Рәйханә ЛОКМАНОВА, Яркәү авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836