Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Камалиев Иордания Хашимит корольлегендә булган квалификация күтәрү курсын узу турында документ алды.
РФ мөселманнары диния нәзарәте голәмәләр шурасында катнашучылар өчен атналык курслар Иорданиянең фәтвалар буенча баш идарәсе һәм вакыфларның дин эшләре буенча министрлыгы тарафыннан оештырылды. Илнең югары мөфтие Әхмәд Ибраһим Әл-Хәсәнәт укулар узу турындагы документларны шәхсән үзе тапшырган.
Иордания - дин иреге канун белән якланган мөселман иле. Иорданиялеләр дингә карата түземлелек һәм башка дин вәкилләренә хөрмәт белән аерылып торалар. Илдә христианнар күп яшәгән шәһәрләр бар. Рөстәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, Иордания голәмәләренең фәтвалар чыгару өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе зур әһәмияткә ия, чөнки аларны чыгару принциплары да, мәсьәләләр тематикасы да Россия Ислам галимнәренең шундый ук тикшеренүләренә туры килә.
Әлеге курсларны уздыру илләр арасында Ислам тикшеренүләре, уртак чаралар һәм белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекнең бер мисалы булып тора.
Мәгълүмат «Информационно-просветительский портал «Аль-хакк» төркеменнән алынды.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Рөстәм Камалиев һәм мөфти.