Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Индрәй мәктәбе юбилеен каршы алды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән округының Индрәй урта мәктәбенә нигез салынуга 25 ел тулу уңаеннан зур юбилей булды. Бу вакыйга укучыларны, укытучыларны, төрле яшьтәге чыгарылыш укучыларын һәм кунакларны җыйды.

Ул көнне мәктәптә көн дәвамында күңелле җырлар яңгырады, балалар өчен мәктәп тарихыннан викториналар, күңелле тәнәфесләр, флэшмоблар үткәрелде, өлкән сыйныфлар стена газеталары ясадылар.

Бәйрәм тантанасы хөрмәтле кунакларыбыздан җылы котлау сүзләре белән башланып китте: 1996 елдан алып 2008 елга кадәр Индрәй хакимиятен җитәкләгән Фәйзулла Камалов урта гомуми белем бирү мәктәбен төзүдә ярдәм иткән (барлык укытучыларга һәм укучыларга бүләкләр бүләк иткән, һәр бүләк уникаль булган). РФ атказанган икътисадчысы Кәраметдин Фазлыевка мәктәпне төзегән елларда губернатор төзелешне алып барырга куша, аның ярдәме белән финанслауда өзеклекләр булмый.

49-22-25

Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әхтәм Каюмов, Индрәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Альберт Алтынгузин, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк советы әгъзасы, Төмән муниципаль округының беренче чакырылыш Думасы депутаты Рөстәм Арипов, МХОдә катнашучы, элек Индрәй мәктәбе директоры урынбасары булып эшләгән Илдар Бульхин, мәктәпнең идарә советы рәисе Руфат Арипов та тәбрикләүләрен юлладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.

Истәлекле вакыйга уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында мәктәп директоры Алия Рәхимова педагогик хезмәт ветераннарын, укытучыларны, укучыларны аерым котлады һәм рәхмәт белдерде. Арабыздан киткәннәрне дә искә алды.

Мәктәп еллары - шатлык кына түгел, безне көн саен кадерләргә өйрәтә торган мизгелләр дә ул. Без кайчандыр бу парталар артында утырган, тәнәфесләрдә көлгән, киләчәк турында хыялланган кешеләрне рәхмәт һәм сагыш белән искә алабыз. Ләкин, кызганычка каршы, алар инде безнең белән юк. Сугышчан бурычны үтәгәндә безнең егетләр, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары батырларча һәлак булдылар. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның барысы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

49-21-25

Мәктәп хезмәткәрләренә аерым казанышлары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен, ветераннарга һәм яхшы укучыларга, кунакларга чәчәкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Юбилей программасында ачык дәресләр оештырылды, анда укучылар үзләренең тәҗрибәләре һәм истәлекләрен сөйләделәр. Мәктәпне тәмамлаучылар күп бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана, 1990, 1995, 2001, 2005, 2010, 2015, 2020 елларда тәмамлаучылар, бүләкләрегез һәм үз мәктәбегезне онытмавыгыз өчен зур рәхмәт.

Иҗат коллективлары чыгышларыннан башка да булмады. Аерым рәхмәт сүзләрен «Яшь гармун» гармунчылар (җитәкчеләре Илгиз Ихсанов), «Йолдызчыклар» бию ансамбльләренә (Стелла Федосова), «Күбәләк» вокаль төркеменә (Хөршидә Корманова) әйтәсе килә, аларның катнашуы безнең бәйрәмгә мавыктыргыч мизгелләр өстәде.

49-23-25

Хөршидә КОРМАНОВА, Төмән округы, Индрәй поселогы.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемнәрдә: мәктәп юбилееннан күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836