Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Шигырь яратучыларны җыйган бәйге

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың иҗатына багышланган, аның исемендәге шигърият бәйгесе үтте. Бәйгедә катнашучыларны чараны оештыручы себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских сәламләде, шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова турында сөйләде, балалар арасында җирле шагыйрьләребезнең иҗатын популярлаштыру буенча оештырылган бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Шигърият бәйгесендә шәһәрнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп яшьтәге укучылар катнаштылар. Өлкән яшьтәге катнашучылар номинациясендә шигырь яратучы милләттәшләребез дә булды. Бәйгедә катнашучылар рус, татар телендә шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр.

49-42-25

Бәйге нәтиҗәләре буенча балалар бакчаларыннан Алинә Бакиева, Ольга Бикшанова, Виктория Екатеринина, Виктория Лезная, Мурад Гайсин, Алинә Рәхимова беренче урынга чыктылар. Артур Колмәмәтов икенче урынны алды, Алинә Абдрәшитова, Эвелина Метина өченче урын дипломнарына лаеклы булдылар. Мәктәп яшьтәгеләр арасында беренче урынга Линар Исламов, икенче урынга Солтан Колмәмәтов, Алсу Айдуллина, өченче урынга Хатитже Солтанова чыкты. Өлкән яшьтәгеләрдән Нурия Вәлиева - беренче, Суфия Шәмшетдинова - икенче, Сөнгатулла Бекенин өченче урын дипломына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бәйгедә күпчелек катнашучылар 40, 7 нче балалар бакчаларыннан һәм 7, 15 нче мәктәпләрдән килделәр. Балалар Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Гөлфизәр Абдрахманова, Галия Абайдуллинаның һ.б авторларның шигырьләрен сөйләделәр. Укучыларның сәнгатьле сөйләүләре, милли костюмнарда үзенчәлекле, матур чыгышлары тамашачыларны да таң калдырды. Чара бер тында узды. Һәр шигырь сөйләүче балага сертификат, татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Укытучыларга, ата-аналарына, бәйгене оештыручыларга жюри рәисе, мәгариф отличнигы Мәдинә Уразмәтова рәхмәтләрен белдерде. Ул җылы сүзләр белән шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованы, аның иҗатын искә алды.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: шигърият бәйгесендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836