#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын туй

последние и лучшие новости искусства в мире

5-1“Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер, сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яралтмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр”.

Коръән тәфсире, (30:21).

8 январь (җомга) көнне Әмир хәзрәт Балдин белән, үзебезнең планлаштырылган программа буенча, ерак сәфәрдә - Вагай районында булып кайттык.

Беренчедән, Бәеш авылы мәчетендә җомга намазында катнаштык, монда күрше авыллардан - Дубровное, Сопра, Инжура, тагын башкалардан дин кардәшләребез катнаштылар. Ел саен бер тапкыр еракларда урнашкан татар авылларында яшәүче милләттәшләребез белән очрашып-күрешүләр файдалы һәм бәрәкәтле булган нәтиҗәләр генә тудыра. Әлбәттә, милләттәшләребез тарафыннан яңгыраган төрле-төрле сораулар-үтенечләр гөрләп тора. Шул арада сорауларның бер хәтлесен хәл итәргә тырышабыз, ягъни, ошбу очрашулар халкыбыз өчен әһәмиятле һәм эчтәлекле булып калуга өметләнәбез.

Бәеш мәчетендә намаздан соң, чәйләр эчеп, саубуллашып, юлыбызны күршедәге Татар Вагай авылына юнәлдердек.

Монда үзебезнең якын дусларыбыз - Чәхвәр Хөсәен улы Кормандаев белән аның хәләл жефете - Алия Сәлах кызының бергә, яратышып яшәүләренә 50 ел булган, ягъни - Алтын туй. Ошбу истәлекле чарада катнашырга безгә насыйп булды.

Чәхвәр абый үз вакытында Тубыл шәһәре пединститутының физкультура факультетын тәмамлый. Лаеклы ялга хәтле туган авылында урта мәктәптә укытучы һәм директор булып хезмәт итә. Ялга чыгып, авыл дини мөселман оешмасын җитәкли һәм мәчет төзү эшләрен тулысынча ахырына хәтле башкарып чыга. Бүгенге көндә дә мәчет эшләрен Чәхвәр абый дәвам итә. Аллаһ йортында төрле, файдалы булган чаралар - балалар өчен конкурслар, викториналар, күргәзмәләр булып - үткәрелеп тора.

Алия апа шул ук Тубыл   пединститу-тының математика факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. Күп еллар авыл мәктәбендә укыта.

Юбилярлар икесе дә биш тапкыр намазларын калдырмыйлар. Ике егет, бер кыз үстергәннәр, аларның 10 оныклары, тагын оныкчыклары да бар.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836