Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
18 январь - Бөтендөнья Кар бабай көне дип игълан ителде - балаларның тагын бер яраткан бәйрәмнәренең берсе ул. Кар бабай - ул рус кышы символы. Кар бабай - кышын кардан әвәләнгән гади скульптура. Кар бабай әвәләү - элеккедән үк килгән балаларның күңел ачу чарасы. Балалар ишегалларында бу әкияти кешене әвәләп, муенына шарф урыйлар, кулына себерке тоттыралар һәм борын урынына кишер куялар. Шыкча муниципаль берлеге балалар бакчаларында бу көнгә багышланган чара үткәрелде.
Балаларга кунакка Кар бабай үзе “килде”, бергәләшеп кышкы уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Балалар Кар бабайны туган көне белән котладылар, тирәсендә әйләнеп җырладылар. Шарф бүләк иттеләр. Ә Кар бабай да буш кул белән килмәде. Ул үзе белән сюрпризлы кар йомгагы алып килде.
Чараны музыка җитәкчесе Альбина Белова һәм физинструктор Алсу Мамкина үткәрделәр.
Альбина БИКИНЯЕВА,
Төмән районы, Талмы авылы.