#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күпмилләтле Тубыл

последние и лучшие новости искусства в мире

5-1Тубыл шәһәренең Наместник сараенда иҗтимагый палата вәкилләре катнашында узган елга йомгак ясау утырышында нәтиҗә ясап, тырыш хезмәткәрләрне бүләкләп, киләчәккә планнар корылса, яңа 2022 нче елны Тубыл шәһәр хакимиятендә беренче тапкыр барлык милли-мәдәни автономияләр, конфессияләр, диаспоралар советы утырышында узган чыгышлар актуаль һәм өметле булды.

“Тубыл җирендә без барыбыз тынычлыкта, дуслыкта, татулыкта яшәргә теләгәнебезне узган ел раслады”, - дип башлаган шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның чыгышыннан соң, бу темага иҗтимагый палата вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, мәдәният, туризм, яшьләр һәм спорт департаменты рәисләре үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Диаспораларның иҗтимагый эшләре шәһәр хакимияте, хокук саклау органнары, иҗтимагый палата белән хезмәттәшлектә бер мәйданчыкта гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр.

Милли-мәдәни мөхтәриятләр, конфессияләр, диаспоралар советы рәисе Альберт Апсатаров: “2020 елның декабрендә иҗтимагый палатаның яңа составы формалашты. Мин милләтара мәсьәләләр буенча комиссияне җитәкләдем. 2021 нче елның январенда шәһәребезнең милли–мәдәни автономия һәм диаспоралары советы барлыкка килде. Анда Тубыл шәһәренең 13 милләт вәкилләре керде. Утырышларда без төрле мәсьәләләрне хәл иттек. Шәһәр хакимиятенә тәкъдимнәр әзерләдек. Татар юнәлеше буенча шәһәрдә татар яшьләре берләшмәсе оештырылды. Алар ярдәмендә күп еллар Тубыл шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабан туенда оештырылмаган ат чабышы үткәрелде. Чабышны оештыру өчен шәһәр хакимияте ярдәме белән урын бирелде. Шәһәр күләмендә узган спартакиадаларда актив катнашып, 3 нче урынга чыктылар. Спорт юнәлешендә барлык диаспора вәкилләре дә актив булдылар. Кызганычка, коронавирус пандемиясе сәбәпле, “Татар-пати” чарасын күчерергә туры килде. Мәдәни чараларда, спорт ярышларында татар яшьләре активлаштылар. Иҗтимагый палата вәкилләре, имам хатыйб Ибраһим Суховның тырышлыгы белән мөселман халкы өчен ритуал хезмәтләр күрсәтү максатыннан бина бирелде. Күп еллар чишелмәгән проблемалар бүген гамәлгә ашырылды. Себер-татар мәдәният үзәгенең эшен яңа дәрәҗәгә күтәрү максаты белән үзәк каршында попечительләр советы төзү турында карар кабул ителде. Ел саен үткәрелеп килгән Сабан туен оештыру урыны да билгеләнде. Форсаттан файдаланып, барлык диаспоралар, милли-мәдәни автономияләр исеменнән кешелекле, һәр сорауга җаваплы караган шәһәр башлыгы Максим Афанасьевка рәхмәтләребезне белдерәбез. Милли, мәдәни, дини сораулар буенча мөрәҗәгатьләребезнең берсе дә җавапсыз калмады. Быел Төмән өлкәсенең себер татарлары музее өчен Тубыл шәһәрендә бина бирү мәсьәләсе хәл ителде. Биредә бу сорау буенча эш төркемендә Тубылдан, Төмәннән, Казаннан туган якны өйрәнүче галимнәр эшли. Иҗтимагый палата советы әгъзалары студентларга аерым игътибар бирергә, үсеп килүче буынны, яшьләрне төрле милләт вәкилләренә толерант мөнәсәбәт, милли мәдәниятләргә карата хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләүгә багышланган, диаспораларга хезмәт мигрантлары белән эшләүне дә игътибар үзәгендә тотып чаралар үткәрүне планлаштырырга дигән тәкъдимнәр кертелде”, - дип сөйләде.

Иҗтимагый палатада 13 милләт вәкиле хезмәттәшлек итә. Милли- мәдәни автономияләр, иҗтимагый оешмалар, диаспоралар фикер алышып, барлык мәсьәләләр шәһәр хакимияте белән тыгыз элемтәдә хәл ителә.

Киләчәктә дә очрашуларыгыз нәтиҗәле булсын. Барыбызга да тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап эшләргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836