#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә

последние и лучшие новости искусства в мире

Ни өчен кышын янгыннар күбрәк чыга?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен кыш – һәрвакыт киеренке чор. Елның нәкъ шушы вакытында янгыннар саны арта. Кыш айларында янгыннар чыгуның төп сәбәпләре – электр җиһазларын урнаштыру, монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу, җылылык бирүче җиһазларны кулланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү.

Статистика буенча, нәкъ менә көзге-кышкы чорда янгыннар саны ике, хәтта өч тапкырга арта. Йортсыз, мал-мөлкәтсез калмыйк, якын кешеләребезнең гомерен куркыныч астына куймыйк, янгын чыгуны кисәтик дисәк, гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк тә бит.

Чөнки нәкъ салкыннар башлану белән электр челтәренә артык көчәнеш китерә торган электр җылыту приборларының саны арта. Шуңа бәйле рәвештә изоляция өзелә һәм кыска ялганышлар барлыкка килә. Шуңа күрә янгыннардан саклану өчен электр чыбыкларының, розеткаларның, сүндергечләрнең төзеклеген тикшерергә кирәк.

Кулдан эшләнгән электр приборлары аеруча куркыныч тудыра!!! Артык акчаны янга калдырырга өметләнеп, үзләре электр приборлары әмәлләп, күпләр гомерен яки сәламәтлеген югалту куркынычы астына куя. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларының барлык кисәтүләренә һәм аңлатмаларына карамастан, гражданнар үзләре ясаган шундый җылыткычларны куллануны дәвам итәләр.

Тагын бер мөһим тәкъдим – җылыту мичләрен тикшерү. Мич ягып җылытылучы йортлар да бихисап әле. Мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ут чыгуга китерүчән. Шуңа күрә мичнең үзен дә, төтен йөри торган юлны да вакытында тикшереп торырга кирәк: ким дигәндә өч айга бер тапкыр корымнан чистартып торырга, чатнаган урыннарын сыларга, төтен торбасын агартырга киңәш ителә.

Газ турында аерым әйтәсе килә. Бүлмәләр җитәрлек дәрәҗәдә җылы булмаган очракта, кешеләр еш кына саклык чараларын онытып, кухняда газ плитәсен кабызып, җылынырга уйлыйлар. Ә бит конфоркаларны кабызып калдырып, кеше ут чыгуга шартлар тудырып кына калмый, гомерен дә куркыныч астына куя.

Мунча аерым торырга тиеш!

Кышкы янгынның тагын бер сәбәбе – мунча һәм сауналарны дөрес файдаланмау. Мунчаны йорттан аерым төзү яхшырак, чөнки мунчадан ут чыгулар да еш очрый.

Тагын бер күренеш турында онытырга ярамый. Ата-аналар кечерәк балаларына мичкә ягарга, электр приборларын челтәргә тоташтырырга, газ һәм электр мичләрен кабызырга рөхсәт итеп, йортны зур куркыныч астына куя. Күренеп торган урында калган шырпылар, зажигалкалар – бәләкәй балалар өчен уенчык кына. Ләкин! Аларны саксыз куллану янгыннарга китерергә мөмкин.

Кышын янгыннан ничек сакланырга?

Кыш башланыр алдыннан электр чыбыкларының, электр җиһазларының төзеклеген тикшерергә, моның өчен түбәндәге чараларны башкарырга кирәк:

- Фатирда яки шәхси йортта розеткаларның төзеклегенә инаныгыз. Эремәгәннәрме? Бушамаганнармы? Кирәк булса, алыштырыгыз, ныгытыгыз.

- Озайткычларны (удлини-тельләр) сыйфатлыга алыштырыгыз. Хәзер аларның күбесе Кытайда җитештерелә һәм алар зур көчәнешкә исәпләнмәгән.

- Җылыту батарейларын, әгәр кышын тиешенчә җылытмасалар, алыштырыгыз.

- Кухняда мебельне электр плитәсенә нык якын урнаштырмагыз.

- Суыткыч, кер юу һәм савыт-саба юу машиналары җитәрлек дәрәҗәдә “заземление”гә ия булырга тиеш.

- Өйдән чыгып киткәндә газ плитәсе янындагы вентильне ябарга онытмагыз.

- Эшләп торган газ плитәсе өстендә кием киптерергә ярамый.

- Кухняда челтәрне газ плитәсенә якын элмәгез.

- Электр приборларының барысын бер розеткага тоташтырмагыз.

- Мичне артык нык ягу да янгын чыгуга китерергә мөмкин.

- Онытмагыз, кулыгызда сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап, уянмаска мөмкинсез.

Матбугат хезмәте

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836