Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бу айның фазыйләтләре бик күп, шуларның кайберләрен искә төшереп үтик.
Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Без синең йөзеңне күккә юнәлгәнне күреп тордык. Һәм син риза булган хәлдә Кыйблага юнәлдерербез. Һәм йөзеңне изге мәчет (Кәгъбәтуллаһ) тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да, йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм китапка ия булучылар (христианнар, мөшрикләр), әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылганнарыннан Аллаһы хәбәрсез түгел» (2:144).
Шәгъбан аеның 15 нче кичәсендә Аллаһы Тәгалә иртәнге вакытта сорар: «Истигъфар итүчеләр бармы, гөнаһларын кичерәм, берәр бәла яки авырлыкка таручылар бармы, котылу сорасалар, аны бирәм, ризык сораучылар бармы, ризыкларын күбәйтәм».
Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр - риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһы Тәгаләнең хозурына күтәрелеп күрсәтелеп үтүләре китапларда язылгандыр, менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була. Аллаһы Тәгаләнең бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән булган мөгамәләләрдә даими күркәм мөнәсәбәт тотуыбыз мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора.
Имам Шәгъби «Кифая» китабында яза: «Рәҗәп аеның беренче өлеше, шәгъбан аеның икенче өлеше, Рамазан аеның исә ахыргы өлеше олы вә фазыйләтле көннәрдер. Шәгъбан аеның «Бәраәт кичәсе»ндә бер ел эчендә булачак вакыйгалар, гомер вә ризык үлчәве кылынуы сәбәпле, бу кичәдә һәрбер мөэмин Аллаһы Тәгаләдән яхшы теләкләрне сорап, дога тәкбирләрдә мәшгуль булуы тиешле».
Аллаһы Тәгалә шушы мөбарәк ай фазыйләтләреннән бөтенебезне өлешләгән хәлдә өммәтебезгә сөенеч белән бирелгән бөтен вәгъдәләргә ихтирамлы булуыбызны насыйп кылсын!
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.