Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Бердәмлектә - безнең көч» акциясен дәвам итеп

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яшь буын» өлкә иҗтимагый оешмасы яшьләре җитәкчеләре - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов җитәкчелегендә Яркәү округы, Карбан авылы клубында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, хатыннары, балалары белән очрашу оештырдылар. Чарага күрше -тирәдәге татар авылларыннан да кунаклар килделәр. Алар өчен клуб мөдире Миңсылу Тусумова һәм Иске Александровка клубы җитәкчесе Инна Ларионова ярдәмчеләре белән хөрмәтле кунакларга мул табын әзерләгәннәр. «Яшь буын» оешмасы әгъзалары да кунакларны сыйларга милли ризыклар алып килгәннәр һәм һәркемгә истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Ә иң зур бүләк итеп яшьләр, хатын-кызларыбызның әрнегән җаннарына ял биреп, матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Кичәне Джулия Тузмөхәммәтова алып барды. Кунаклар өлкәдә танылган җырчылар - Фәрид Корманов, Роберт Сабиров, Гөлфия Хәмидуллина, Гүзәл Хәлилованың башкарган татар моңнарын, «Яшь буын» оешмасы яшьләре - Эльмира Галиева, Аделия Әбдрәшитова,  оста гармунчылар Салават Сәитов, Әмин Бабшанов, Зарина Зиһаншина уйнаган дәртле татар көйләрен бик яратып тыңладылар. Кунакларны сөендереп Карбан авылының «Ялкын» (җитәкчесе М.Тусумова) фольклор ансамбле, «Искорки» балалар бию төркеме чыгыш ясадылар, Инна Ларионова, Джулия Тузмөхәммәтова, Сәвия Калиева матур җырлар бүләк иттеләр.Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Шундый җылы кичә оештырып, күтәренке кәеф, рухи көч биргән өчен алар җырчыларга, яшьләргә рәхмәт белдерделәр.

Рәгес авылында

«Яшь буын» оешмасы яшьләре иҗади дуслары белән Рәгес авылына «Сезне сагынып» дип исемләнгән концерт программасы белән килделәр. Аларны клуб мөдире Зөлфия Кәримова бик шатланып каршылады. Биредә шулай ук  тамашачыларны сөендереп Фәрид Корманов, Роберт Сабиров, Гөлфия Хәмидуллина, Гүзәл Хәлилова, Джулия Тузмөхәммәтова, Эльмира Галиева, Адедия Әбдрәшитова, Салават Сәитов, Әмин Бабшанов, Зарина Зиһаншина чыгыш ясадылар. Татар җырына, гармун моңнарына сагынган рәгеслеләр тамашадан зур канәгатьлек кичереп, сәхнәдән иҗади командага рәхмәт белдереп, концерт белән ешрак килүләрен үтенделәр. Бу турыда Фәрид Зәки улы: «Рәгес авылына 10 елга якын концерт белән килгәнебез булмады. Чөнки элек клуб бик кечкенә, мини фойе кебек җирдә урындыклар утыра иде. Ә безгә аппаратураларны урнаштырырга, киенергә дә кирәк. Ә бу юлы клубка килеп кергәч, ис-акылларым китте! Авыл халкы акча җыеп, үз көче белән ремонт ясап, клубны коршап куйганнар, электр чыбыкларын яңартып, пластик тәрәзәләр урнаштырганнар, җылылык керткәннәр, кечкенә булса да гример бүлмә булдырганнар. Бу эштә Зөлфия апаның роле зур булган дип уйлыйм, ул аларны бу игелекле эшкә тарта алган. Клубка карап чын-чынлап сокландым һәм авылдашларымның бердәмлеге, тырышлыгы белән горурландым. Бу күренешне мин башка авыл халкы өчен үрнәк булырлык мисал дип уйлыйм», - лип сөйләде.

Тарханда татар-пати гөрләде

«Яшь буын» иҗади командасы Тархан авылында «Сезгә сагынып» концерт программасы белән чыгыш ясап, кичен дискотека уздырдылар. Биредә яшьләргә эшләр өчен бөтен уңайлыкларны клуб хезмәткәрләре - Люция Ваһапова, Рәйхан Ваһапова, Фәния Усманова булдырдылар. «Яшь буын» оешмасы яшьләренең планнарын тормышка ашыруда ярдәм иткән һәркемгә Фәрид Зәки улы үзенең рәхмәтен белдерә.

5-7-26

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: дискотекада.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836