Декабрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Танылган рәссамның “Буяулар тудыручы җир” исемле күргәзмәсе 15 декабрь көнне Төмән дәүләт университетының Информацион-китапханә үзәгендә ачылды. Бу күргәзмә меңенче сандагысы булып билгеләп үтелде. Анда соңгы вакытта иҗат ителгән эшләр куелган иде. Һәрвакыттагыча, автор тагын да гаҗәпләндерде тамашачыны: рәсемнәр яфрак, балчык, нефть, хәтта, авыл сөте кулланып ясалган. Аларда яңа гына савылган сөткә манылган яндырылган балчык үзгә бер төс биреп ялтырый иде. Әлфея Фәхретдин кызы иҗат иткән 220 балчыктан ясалган эшләрнең залга бер өлеше генә сыйган. Тантанага яңа гына дөнья күргән китап-альбомын да алып килгән. Анда өлкә губернаторы В.Якушев сүзләре дә бар: “Әлеге китап бастырылгач, легендар беренче юл салучылар төбәге – Төмән өлкәсе дөнья халкы алдында сәнгатьтә яңа жанр ватаны буларак танылыр”.
Әлфия Мөхәммәтова – Россия рәссамнар союзы һәм ЮНЕСКОның халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның эшләре чит илләрдә шәхси җыелмаларда, илебез музейларында саклана. Озак еллар Мегионда Россиядә иң яхшы сәнгать мәктәбе исемен яулаган оешманы җитәкләгәннән соң Төмәнгә килә. “Төньяк балкышы” исемле сәнгать салонын ачып җибәрә. “Ел хатын-кызы” исемен алуга ирешә. Хәзер Төмән индустриаль университетында укыта.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.