Декабрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Якшәмбе көнне шәһәр татар мәдәният үзәгендә өлкә Диния нәзарәте җитәкчелегендә Мәүлет бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне алып баручылар - үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева һәм Ринат Гарифуллин Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлыннан кызыклы фактлар китереп, аның туган көнен зурлап үткәрүнең фарызлыгын сөйләделәр шулай ук сәхнәдәге экраннан видеоролик күрсәтелеп барды.
Бирегә килгән мөселманнарны котларга дип милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы Александр Шевелев, өлкә дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин, ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов килделәр.
А.Шевелев хөкүмәтебезнең бүгенге көндә дини берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә булуын искәртеп үтте. Мәчетләрне төзекләндерү һәм яңаларны салу, нинди эшләр алып барылганлыгы, өлкәбездәге төрле милләтләр, дин вәкилләре арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек барлыгын горурланып сөйләде.
Тантаналы бүлектән соң бирегә килгән халык мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында бу чараны оештыручыларга рәхәтләр әйтеп, догалар укып, изге ниятләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашсын дигән теләкләр белән таралыштылар.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укый аласыз).
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.