#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область признана Росздравнадзором лучшей в отдельной номинации. Мәскәүдә халыкара “Медицина һәм сыйфат-2017” X юбилейлы Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үтте. Төмән өлкәсе тагын дәрәҗәле бүләк алучылар исәбендә! “За качество и безопасность медицинской деятельности”конкурсында премия алганы өчен Төмән өлкәсе “За достижения по снижению младенческой смертности” номинациясендә җиңүче булды. Үткән ел конференция кысасында Росздравнадзор өлкәдә мондый премияне беренче тапкыр раслый һәм Төмән өлкәсе 1нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек була. Быел хезмәттәшләре эшләренең башка юнәлешләренә дә бәя бирделәр, һәм бу нәтиҗә саннарда гына түгел, ә сабыйларның һәм ата-аналарның бәхетле елмаюларында күренә. Регионда перинаталь ярдәмнең өч дәрәҗәле системасы кертелде, 3 перинаталь үзәк эшли (Төмәндә, Тубылда һәм Ишимда), алар базасында авырлы хатыннар һәм яңа туган балалар өчен реанимацион-консультатив үзәкләр булдырылган. Өлкәнең бала табу йортларында индивидуаль бала табу бүлекләре, ана һәм сабыйга бергә булу өчен барлык шартлар да бар.

Нәниләр үлү саны буенча күрсәткеч Россиядәге башка төбәкләргә караганда күпкә түбәнрәк, шулай ук шәһәрнең перинаталь үзәкләрендә түбән авырлыкта булган сабыйларны тергезү буенча, ерактагы районнардан кыен хәлдә калган авырлы хатыннарны 1нче өлкә клиник хастаханәсенең катастрофа медицина үзәгенең автомобиль яки вертолеты белән җиткерү буенча югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Төмән өлкәсендә медицина хезмәткәрләренең эш нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, Росздравнадзор 4 декабрьдә Мәскәүдә үткән церемониядә Төмән өлкәсенең сәламәтлек саклау департаменты директоры Инна Куликовага диплом тапшырды.

* * *

Владимир Якушев: наши территории связывает общая история и человеческие судьбы. Регионның туган көне – Ямал һәм Югориядә яшәүчеләрнең бәйрәме. Беренче юл салучылар данлы хезмәт традицияләренә, алга бару өчен нигез салдылар, хәзерге хезмәткәрләр элекке башлаучыларның эшләрен дәвам итәләр.

Соңгы елларда ХМАО һәм ЯНАО илебезгә әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыруда алга киттеләр. Регионнар социаль-экономик, фән һәм спорт өлкәләрендә зур өлеш кертәләр.

Төмән өлкәсе Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округлары белән күршеләрчә дус-тату яшәүләре белән горурлана.

* * *

За 11 месяцев 2017 года более миллиона граждан получили услуги в МФЦ Тюменской области. 8 декабрь көнне үткән региональ хакимиятнең президиум утырышында губернатор Владимир Якушев Төмән өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәкләргә гариза бирүчеләрнең бердәм хезмәт күрсәтү стандартын расладылар.

Күпфункцияле үзәкләрдә эшләүчеләрнең мөһим принциплары – үзәккә мөрәҗәгать итүче һәр кешегә индивидуаль караш; ачык йөзлелек, ярдәм итү, вакытлы һәм бертөрле хезмәт күрсәтү, эш сыйфатында җаваплы булу.

Бүгенге көндә күпфункцияле үзәкләр, төрле сорауларны чишәр өчен күпсанлы кешеләрне кабул итүче оешма булып тора. Төмән өлкәсендә 30 күпфункцияле үзәк теркәлгән. Быел аена уртача 92 мең кеше мөрәҗәгать иткән.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836