#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Халыкның киләчәге турында кайгыртып

последние и лучшие новости искусства в мире

50-1415 декабрь көнне Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышы үтте. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елгы юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы алдында татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын куюы уңаеннан оештырылды. Хәзер төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар әлеге стратегия турында үз фикерләрен белдерергә, планнарын төзергә тиешләр. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкләрдәге иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлегенең баш референты Азат Садриев та катнашты.

Ул, социологик аспект, халыкның фикере, галимнәр эше, шәхесләрнең тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Татар халкы үсешен күрсәтә торган документны үзара хәбәрләшеп, төрле төркемнәрдә тупланган мәгълүматларга таянып язарга кирәк, диде. Июнь аена проектның төп өлеше әзерләнергә тиеш икән. Аннары июльгә кадәр яңадан тәкъдимнәрне туплап, 1 августка кадәр тулы әзерлеккә җиткереп, 30 августка кадәр кабул итәргә планлаштыралар.

Азат Алмас улы Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясенең 10 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын автономия җитәкчесе Динар Абукинга, автономия әгъзасы Рифхәт Насыйбуллинга, Гөлнур Заһидуллинага тапшырды.

Динар Марсель улы катнашучыларны себер татарлары үсеше стратегиясе планы моделе белән таныштырды. Бу стратегияне әзерләүдә этәргеч булган ил, Татарстан Республикасы президентларына рәхмәтен белдерде. “Аны төзүдә барлык белемле кешеләр дә катнашырга тиеш, - диде ул. – монда барлык халык та берләшергә кирәк. Милләтнең бердәм булуы илебездә яшәүче халыкларның бердәмлегенә китерә”. Ул игътибарны саз арты авылларына, перспективалы кадрлар әзерләүгә, Искер, Чимги-тора, Олы Уват архитектура-музей катламына, мәдәни, фәнни һәм матди казанышларны системага салуга юнәлтергә кирәклеген сөйләде.

Стратегияне әзерләү 3 этапта үтәчәк: мәгълүмат җыю, оештыру һәм әзер план тәкъдим итеп, эшне башлау. Киләсе елның май аена әзер план булырга тиеш. “Бу эштә һәркемнең катнашуын теләр идем. Себер татарлары сойиаль, политик һәм экономик юнәлештә Россиянең башка халыклары белән берләшеп, Евразия генә түгел, дөнья халыклары белән нәтиҗәле стабильлек һәм файдалы күршеләр булу юлына басарбыз”, - диде Динар Абукин.

50-13Аннары фикер алышулар башланды. Утырышта катнашучылар себер теленең язма вариантын булдыру, мәктәпләрдә (шулай ук шәһәр мәктәпләрендә дә) татар телен укытуны хәл итү, музей комплексларына игътибарны арттыру, археологик һәйкәлләрне өйрәнү, яшьләр белән эшләү, киләчәк буын тарихыбызны белсен өчен тырышу, мәдәниятне, аш-суларыбызны, декоратив-кулланма сәнгатебезне саклау, үстерү, хакимияттәге урыннарда себер татарларының эшләвен булдыру кирәклегенә һ.б. әһәмиятле мәсьәләләргә тукталдылар. Барлык кабул ителгән тәкъдимнәрне тәртипкә салып, себер татарлары үсеше стратегиясе планын әзерләү өчен эш төркеме төзергә карар кылдылар.

Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән чәй өстәле артында да әңгәмә тукталмады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836