Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмәннең иң дәрәҗәле сәхнәсендә – филармония концертлар залында «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» өлкә бәйгеләренең финалында катнашучылар искитмәле матур тамаша күрсәттеләр.
Әйе, әйе, «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре 5 ел тәнәфестән соң яңадан яшьләрне дәртләндереп кастингларга җыйдылар. Финалга үтүчеләр белән иң яхшы белгечләр һәм, иң мөһиме, үзләре шул бәйгеләр мәктәбен үткән егет-кызлар эшләделәр, оештыру эшләрен башкардылар. Димәк, өлкә татар конгрессы һәм тамашада олы хөрмәт белән искә алынган үткән бәйгеләрне әзерләүдә чиксез зур өлеш керткән – 11 ел аларның җитәкчесе, режиссеры һәм илһамчысы булган, озак еллар Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге директоры вазифасын башкарган Лилия Кәримованың хезмәте нәтиҗәсез үтмәгән.
Төмән филармониясендә татар рухы хөкем сөрде ул көнне. Аның стеналары бу көй-моңнарны оныткандыр да инде. Сәхнәдә 7 кыз һәм 7 егет катнашындагы сәләтле, милләт җанлы төркем 3 сәгать буена тамашачыны үзенә каратып тотты. Чыгышлар барышында чорлар алмашынды, үткәннәрдән бүгенгегә эз салынды.
Егет-кызлар бу көнне осталыкта көч сынаштылар. Алай дисәң, аларның ярышлары кастинг вакытында ук башланган иде инде. Аннары тәҗрибәле оештыручылар үзләрен төрле очрашуларда, мастер-классларда, лагерьдагы дәресләрдә күзәттеләр. Төрле юнәлештәге белгечләр лекцияләр укыды. Сәхнәдә шул әзерлекнең күркәм нәтиҗәсе грандиоз шоу булып тамашачыга тәкъдим ителде.
Катнашучылар берсеннән берсе матур киемнәр алыштырдылар, һәр стильдә милли төсмер бар иде. Башта алар Төмән дизайнерлары катнашындагы татар костюмнарына дефиле күрсәткән арада сәхнә артындагы тавыш үзләре белән таныштырды. Ханнар заманындагы затлы костюмнарда себер татарлары тарихы турында тамаша өчен махсус язылган «Без – Себердән» поэмасын яңгыраттылар. Аннары заманча киемле яшьләр җырчы Илгиз Шәйхразыевка кушылып биеделәр.
Алып баручылар: театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина, Казан шәһәре филармониясе солисты Әмир Әхмәдишин күңелле өлештән соң финалчыларны интеллектуаль бәйгегә чакырдылар. Татар милләте, мәдәнияте, мәгърифәте, дине белән бәйле сынауда да, тамашачыны гаҗәпкә калдырып, яшьләребез дөрес җаваплар бирделәр. Ә сораулар җиңел түгел иде, араларында Себер җирлеге белән бәйлеләре дә булды.
«Су буенда» исемле театраль тамашада егет-кызларның актерлык талантлары ачыкланды. Эчтәлекле, матур итеп Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укылды, гармунда татар җырларына попурри уйналды, биюләр, юмористик шигырь, җырлар башкарылды, сәхнәләштерелгән күренешләр тамаша кылдык, себер татарча рэп, тамактан җырлау тыңладык.
Оештыручылар билет алучылар арасында Казанга юллама уйнаттылар. Барабаннан билетны алырга балаларны чакырдылар. Шунда чыккан балаларның күркәм татар исемнәренә (Дәүләт, Ясминә, Айлин, Әмин, Илдар) сокландык. Әле җиңүчесе дә 8 яшьлек Латыйфа Бухарина булып чыкты. Тик бу сабыйларның «Исемең ничек?» соравын аңламаулары аптыратты.
Мәртәбәле жюри үз бәясен билгеләгән арада Казан кунаклары җырлар белән күңелне ачтылар.
Инициатив төркем әгъзасы Гүзәлия Әминовадан киемнәр, үзенең фикерләре турында сораштым. «Беренче һәм соңгы чыгыштагы киемнәрне Эллина Сәитова махсус булдырды. Заманча дефиледагы образларны Рания Рәхимова әзерләде, - диде ул беренче соравыма. - Бу конкурсны кире кайтаруларына чиксез шатмын. Тамаша барышында да катнашучыларга булышып, шатлыгымнан елап йөрдем. Арабызда бик күпләр үз юлларын шул бәйгедән таптылар. Бу проект яшәсен!
Финалист буларак миңа яңа ишекләр ачылды: радиога эшкә чакырдылар, яңа танышлар, дуслар табылды. Тормыш иптәшем белән дә шул конкурс ярдәмендә танышып, матур гаилә кордык. 2014 елда финалның алып баручысы бәхете бирелде, 2015 елны онлайн-трансляцияне алып бардым.
Оештыручы булуымны күңел тартуы, бурычны үтәү дип әйтергә кирәктер. Бүгенге дәрәҗәгә җитүем белән мин бик канәгать. Яшьләр белән аралашуым, алар белән эшләвем шулкадәр рәхәтлек бирә», - дип фикерләре белән уртаклашты.
«Нур» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы активисты, күп мәдәни чаралар оештыручы иҗади шәхес Алсу Хәлидова шатлыклы хисләрен җиткерде: «Мин кич буена бик горурланып утырдым. Бәйге бик зур дәрәҗәдә үтте. Дөресен әйткәндә, көтмәгән дә идем. Бик зур хезмәт куелган, күренеп тора. Барысы да берсе артыннан икенчесе агылып кына барды. Бернинди тукталып тору да, аңлашылмаучылыклар да булмады. Күпме көч түгелгән. Катнашучылар хореография, сөйләм ягыннан ничек яхшы әзерләнгәннәр. Ә костюмнар искиткеч! Мин бик шат. Зур горурлык белән кайтып киттем».
Һәм менә тантаналы бүләкләү өлеше дә башланды. Алинә Әхтәриева - «Иң назлы кыз», «Халык мәхәббәтен яулаучы кыз», Юлианна Уразова – «Иң ягымлы кыз», Арина Батталова – «Иң зирәк кыз», Надия Бакирова – «Иң нәфис кыз», Луиза Мехмед – «Иң моңлы кыз», Карина Янбаева – «Иң тырыш кыз», Аделия Нигъмәтуллина – «Иң җитез кыз» исемнәренә ия булдылар. Денис Сабиров – «Иң оста куллы егет», Рунис Юсупов – «Иң батыр егет», Айзат Уразумбетов – «Иң рухлы егет», «Халык мәхәббәтен яулаучы егет», Зөфәр Корманов – «Иң милли җанлы егет», Реналь Калиев – «Иң игелекле егет», Максим Тамаев – «Иң күңелле егет», Чингис Бикиняев – «Иң сәләтле егет» номинацияләрендә җиңү яуладылар. Һәм инде бәйгенең төп оештыручысы Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты председателе вазифасын вакытлыча башкаручы Роман Малыгин, «Россия халыклары ассамблеясы»ның төбәк бүлеге рәисе Евгений Воробьев «Себер йолдызы-2024» таҗын Алинә Әхтәриевага киертсәләр, «Татар егете-2024» исемен Реналь Калиевка тапшырдылар.
Оештыруда актив катнашучыларны: Җәмилә Хөснетдинованы, Гүзәлия Әминованы, Эллина Сәитованы, Лилия Харламованы, Рания Рәхимованы, Надия Сәгыйдуллинаны, Гөлшат Ишбулатованы, Лилия Сәйдуллинаны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Хәлиуллин Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Төмән халкын конгрессның Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразыев исеменнән дә кайнар котлады.
Шулай ук бер вакытта бизнес проектлар бәйгесе дә үткәрелде. Кабул ителгән 18 стартап арасында дүртесе җиңүче дип табылган. Эллина Сәитова, Рания Рәхимова, Элина Иванова, Тимур Латыйпов проектларын тормышка ашырырга финанс яктан ярдәм алачаклар.
Элекке конкурсларның финалында катнашучылар бүгенге егет-кызларга автопати бүләк иттеләр.
Татар егет-кызлары арасында тагын бер дус, бердәм төркем барлыкка килде. Аларның күбесе өчен, үзләре белдергәнчә, иң мөһиме - дуслашу, аралашу.
Әлеге матур бәйрәмне үткәрү өчен күп кешеләр катнашканнар. Барысына да зур рәхмәтләр белдерелде.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: бәйгедән күренешләр.