#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әдәби Төмән” утырышы

последние и лучшие новости искусства в мире

51-1“Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсенең быелгы соңгы утырышы үтте. Утырышка җирле шагыйрь-шагыйрәләребез һәм хәбәрчеләребез килделәр.

“Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова, гадәттәгечә, үтеп барган ел яңалыклары, эшләнгән эшләр турында һәм «Яңарыш» газетасына язылу елдан-ел сүлпәнрәк баруын әйтеп, язылуда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

“Әйе шул, газета укучылар, аның өчен җан атучыларыбыз елдан-ел азая баралар. Исәннәре дә картаялар, я күзләре күрми”, - диделәр кунакларыбыз.

«Почта России» оешмасы хезмәткәрләренең үз эшләренә җавапсыз карашы да шактый гына язылучылар санын киметүен хәбәр иттеләр. Маслау авылында, өлкән яшьтә булуына карамастан, ел саен кереп яздырган газета укучыларыннан басманың начар килүен ишетү бик авыр Рәшидә Бакиевага. 51-3Газетада урынны алып, шул квитанцияләрне (подписка буенча) ник чыгарасыз, диючеләр дә бар. Шуңа бертавыштан утырыштагылар: “Әлбәттә кирәк”, дип җавап бирделәр. Шулай ук Казаннан алып кайткан бүләгебез шатлыгы белән дә уртаклашып китте Алсу ханым. Шагыйрь-шагыйрәләребез үзләренең өр-яңа шигырьләрен күчтәнәч итеп китергәннәр. Римма Арсухина, Сөнгать Бекенин, Сәгыйть Сагитов, Фәрид Ермышев шигырьләрен укып күрсәттеләр. Рәшидә Бакиева Тубылдан Галия Абайдуллинаның сәламен һәм шигырен укып тапшырды. Педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев ТЯГ (ТНВ) программасының вакытын безнең төбәктәгечә кертүне тәкъдим итте. Шулай ук ул татар мәктәпләренең бик авыр хәлдә булуын, шул проблемаларны хәл итү турында уйлануын белдерде. Әлбәттә, бүгенге көндә иң актуаль проблема – телне һәм әдәбиятны саклау. Соңгы вакытларда татар дөньясында бу мәсьәләгә игътибар аеруча зур. Утырышта да һәркем үз фикерен әйтте һәм әдәби тел булмаса, себер теленең сакланып калуы мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.

51-2Чыннан да, элек татар мәктәпләре эшләп килгәндә, мәктәптә бөтен фәннәрдән дә әдәби татар телендә укып, өйгә кайткач рәхәтләнеп себерчә сөйләшә идек. Мәктәпләрдә татар теле кимүгә, әкренләп себер телендә сөйләшүләр дә бетеп бара. Авылларда балалар да хәзер күбрәк рус телендә сөйләшәләр, хәтта сазъяк авылларда да. “Әдәби Төмән” утырышына килүчеләрнең барысын да тел мәсьәләсе аеруча нык борчый. Фәрид Ермышев шул турыда “Кара йөзләр” дигән шигырен дә язып килгән. Утырыш чәй табыны артында дусларча фикер алышу белән тәмамланды. Киләчәккә планнар корылды, киңәшләшеп иҗат итү, җыентыклар әзерләү турында сөйләшү булды.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836