#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тарихчы Фоат Вәлиевне хөрмәтләп искә алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

51-1Россия күләмендә “Көнбатыш Себер халыкларының мәдәни мирасы: Себер татарлары” темасына фәнни чараның ачылыш тантанасы һәм пленар утырышы 10 нчы декабрьдә Тубыл шәһәрендә Д.Менделеев исемендәге пединститутта үтте. Симпозиум 1998 елда беренче мәртәбә шулай ук Тубылда, “Славянская” кунакханәсе бинасында үткән иде. Бу фәнни чараның башлануына быел 20 ел тулды. Конференция төрки халыкларның, себер татарларының тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән тарихчы, этнограф, күпсанлы монографияләр авторы, фәнни эзләнүләренә таянып китаплар язган Фоат Тач-Әхмәтович Вәлеевнең 100 еллыгына багышланды. Конференциянең ачылыш тантанасын филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Фәизова алып барды. Чараны оештыручылар - Төмән дәүләт университеты һәм Тубыл дәүләт педагогия институты (ТДУ филиалы), Россиянең фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Тубыл комплекслы фәнни станциясе, Россиянең фәннәр академиясе себер бүлекчәсенең Төмән фәнни үзәге, Бөтендөнья татар Конгрессы, Тубыл шәһәр себер татарларының милли-мәдәни автономиясе.

Делегатларны шәһәр башлыгы Владимир Мазур, Тубыл шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин, ТГУ филиалының тарих фәннәре кандидаты, педагогика, психология кафедрасы доценты Светлана Моратова сәламләделәр. Алар катнашучыларга нәтиҗәле, уңышлы, конструктив чыгышлар теләделәр. Пленар утырышта Ф.Вәлеевнең тормыш юлын ачыклап социология фәннәре докторы Алсу Фоат кызы чыгыш ясады. Галимнең фәнни мирасы буенча тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских сөйләде. “Урал һәм Көнбатыш Себер хезмәттәшлек зонасы” (тарих фәннәре докторы Роза Буканова); ”Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча эш тәҗрибәсе” (филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина); ”Фәнни тикшеренүләрдә һәм педагогик белем бирүдә региональ лингвокультурология корпусы” (филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина); “Себер татарларының авыл популяцияләре мониторингының арадаш нәтиҗәләре: этникара элемтәләр, яңадан торгызу, төрки телле халыклар генофонды” (биология фәннәре кандидаты Мария Лавряшина) темаларга яңгыраган чыгышларны кызыксынып тыңладылар.

Симпозиум барышында катнашучылар Ф.Вәлеевнең тормыш юлына, фәнни эшләренә багышланган һәм профессор Х.Алишина авторлыгында чыккан “Күренекле шәхесләр” китаплары күргәзмәләрен мавыгып карадылар. Тәнәфес вакытында галимнәр Ф.Вәлеевне җылы сүзләр белән искә алдылар. Яшь галимә Яна Абдуллина: ”Минем өчен Фоат абый танылган, авторитетлы галим. Аның китапларын, фәнни хезмәтләрен укып себер татарларының тарихын, мәдәниятен күз алдыма китерәм. Үзем дә, яшь галимә буларак, халкыбызның тарихын, мәдәниятен өйрәнәм. Чит ил чыганакларыннан да мәгълүмат эзлим”, - дип сөйләде. Профессор Хәнисә Алишина: ”Беренчедән, Фоат Тач–Әхмәтович Вәлеев милләтпәрвәр галим иде. Себерне, туган халкын, телен, үзенең фәнен бик ярата иде. Ул себер татарларының беренче тарихчы галиме, беренче фәннәр докторы, халыкара төрки академиясе академигы”, - диде. Педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыков: “Себер татарларының тарихын, телен, килеп чыгышларын тирәнтен өйрәнүче галим. Аның фәнни эшләре, “Себер татарлары” китабы белән бик күп кешеләр файдалана”, - дип сөйләде. Данияр Әхмәтов: ”Дөньякүләм танылган күренекле шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр куясы иде. Музейларда себер татарларының мәдәниятенә, милли киемнәренә күбрәк игътибар булырга тиеш”, - диде.

Симпозиумның беренче эш көне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Монда кунакларны хуҗалар җылы каршы алдылар. Кунаклар танылган рәссам Эдуард Тушаковның картиналар күргәзмәсен карап, җирле җырчылар башкаруындагы җырларны тыңлап, бергәләшеп җырлап, аралашып, фикерләр алышып, күңелле ял иттеләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836