#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области усиливают меры безопасности в преддверии новогодних праздников и каникул. 11 декабрь көнне вице-губернатор Сергей Сарычев җитәкчелегендә узган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм кисәтү буенча өлкә хакимиятенең комиссия утырышы булды.

Төмән өлкәсендә ял вакытларын, мәдәни, спорт мероприятиеләрен куркынычсыз уздыру буенча бар нәрсә дә эшләнә. Бәйрәм үтә торган барлык биналар һәм мәйданнарны тикшерәчәкләр.

Сергей Сарычев янгынны профилактикалау, гомерне һәм сәламәтлекне саклау буенча таләпләрне халыкка җиткерүне аерым игътибарга алырга кирәклеген билгеләп үтте.

* * *

В Москве состоялась первая официальная встреча губернатора Тюменской области с генеральным директором Агентства стратегических инициатив (АСИ) Светланой Чупшевой. Регион башлыгы әйтүенчә, АСИ проектлары буенча фикер алыштылар, монда Төмән өлкәсе дә катнашты, агентство җитәкчесе бергә башкарылган эшкә югары бәя бирде. “Без шулай ук 2019 елдагы хезмәттәшлек перспективаларын гамәлгә ашыру буенча президентның майдагы указын да карадык. Мин Светлана Витальевнаны үзебезнең регионга чакырдым, моның өчен ике сәбәп тә бар. Без Төмән өлкәсенең нинди үрләргә җиткәнен күрсәтә алабыз”, - дип белдерде Александр Моор.

* * *

Тюменские студенты привезли победы с «ВУЗПРОМФЕСТ-2018». Төмән индустриаль университеты командасы Мәскәүдә үткән студентларның Y Бөтенроссия фән-техник фестиваленнән җиңү яулап кайттылар. Фестивальнең быелгы тематикасы – дөнья экономикасы буенча алга киткән пилотсыз (беспилотный) транспорт белән бәйле.

Университет командасы членнары Россия университетларының 13 җыелма катнашучылары белән “Инноватика”, “Робототехника”, “Мехатроника”, “3Д-моделирование” һәм “Экономика” номинацияләрендә ярыштылар. “Инноватика” номинациясендә беренче урынны Роман Тян яулады, “Робототехника” номинациясе буенча икенче урынга Вячеслав Петров чыкты.

“Үткән елда югары уку йортларында ачылган яңа белем проектлы идарә итү программалары Россиянең башка алдынгы университетлары белән уңышлы көрәшергә әзер”, - дип белдерде Александр Воронин.

* * *

В Тобольске стартовал первый в России онлайн мастер-класс по анимации. Тубыл шәһәрендә “СИБУР” компаниясенең “Формула хороших дел” хәйрия программасы рамкасында Росткультцентр һәм “Таврида” форумы ярдәмендә, кинофестиваль командасы һәм “Ночь плюс” онлайн кинотеатры, Россиянең “Союзмультфильм” анимацион студиясенең алып баручысы (җитәкчеләре С.Струсовский) белән оештырылган белем анимацион проекты гамәлгә ашырыла.

10-15 декабрь көннәрендә шәһәрнең аниматорлар конкурсы нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 6 мәктәп укучысы “Союзмультфильм” киностудиясенең профессиональ мультфильм мультипликаторларыннан анимация буенча онлайн мастер-класслар үттеләр.

Бу Россиядә беренче тапкыр. Балалар анимация ясыйлар, ә укытучылар дистанцион рәвештә укыталар. Январь аенда бу проектның дәвамы булачак һәм Тубыл яшүсмерләренең башка төркем балалары компьютер анимациясенә өйрәнәчәкләр.

* * *

Тюменские школьники погрузятся в “Нефть”. 25 нче мәктәпнең “Роснефть-класс” укучылары “РН-Уватнефтегаз”ның яшь белгечләре белән “Нефть” уенында катнаштылар.

Балалар нефтьче һөнәренә чумдылар, нефть табылу запасларын исәпләделәр, чыгару юлының эффективлыгын исәпләделәр.

“Роснефть-класс” – өлкәдә өченче булып санала. Беренче ике класс Уват районының Туртасс мәктәбендә “Школа-вуз-предприятие” корпоратив программасы кысасында ачылган иде.

2019 елда балаларны Кальчинск ООО “РН-Уватнефтегаз” чыганагында экскурсияләр, “Роснефть зажигает звезды” корпоратив иҗат фестивальләре һ.б. көтә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836