Декабрь 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә күп балалы һәм бәхетсезлеккә дучар булган гаиләләр, сәламәтлек яктан мөмкинлеге чикле булган, ятим калган балалар өчен бик күңелле Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бәйрәм кичәсендә балаларга үзәк каршында эшләп торучы “Хәрәкәт” яшьләр театры студиясе “Кышкы әкият” дип аталган күренеш тәкъдим итте. Аннары балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Гөр килеп уйнап арыгач, балаларга шәһәр Думасы, “Оптимист”, “Альянс” иҗтимагый оешмалары, “Бәрәкәт” хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне өләштеләр. Һәм барлык кунакларны бәйрәм табынына чакырып сыйладылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.