#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатирәләр сакланган йорт

последние и лучшие новости искусства в мире

51-1Зөләйха Тимерали кызы ун балалы Сайрәнә Имаметдин кызы һәм Тимерали Шәрип улы Алишевлар гаиләсендә 5 нче кыз булып дөньяга килә. Журналист, дәүләт хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе булып эшләгән хатын-кыз бөтен җирдә дә үрләр яулаган. Ул Совет власте елларында шәхес буларак формалаша. Әтисе тракторчы-комбайнчы буларак, “Роман-газета”, “Юность”, “Азат хатын”, “Мурзилка” журналларын, “Сельская новь” һәм башка газеталар алдырып, кечкенә вакыттан ук балаларында укуга мәхәббәт тәрбияләгән. Шуңа күрә Алишевлар гаиләсендә барлык балалар да диярлек ике югары белемгә ия.

- Мин Советлар Союзы вакытында Вагай районында туган авыл кызы, шуңа күрә кул тегермәннәрен, сепараторларны, чалгы-көянтәләрне яхшы хәтерлим... Өч ел элек ярты гасырлык тормышымдагы бөтен нәрсәне җыйдым. Йортта миңа, минем гаиләмә һәм якыннарыма мөнәсәбәтле булган борынгы, истәлекле, кыйммәтле, үтә сирәк очрый торган, әби-бабайларыбыздан сакланып калган “ретро” әйберләрне махсус җыйдым. Кызыклы килеп чыкты! Биредә урнаштырылган һәр әйберне кеше үз кулы белән ясаган, алар күңел җылысын саклый. Шулар арасында сәнгать әсәрләре күп - Төмән һәм Казанның иң яхшы рәссамнары картиналары, иҗат осталарының иң яхшы декоратив-гамәли эшләре. Андый әйберләрне беркайда да бүтән таба алмыйсыз!

Өйгә кергәч, коридорны үтеп, бер зур бүлмәгә аяк басасың. Әйтерсең лә, бер зур авыл өендә ничәмә төрле стиль аралашкан. Монда заманча зур диван, бар өстәле, урындыклар, борынгы комод, кул сепараторы, зур казан, кул белән чигелгән эскәтер дустанә кушылганнар.

- Без үз йортыбызны бик яратабыз һәм аның турында кайгыртабыз! Кунаклар кабул итәргә яратабыз. Ә күптән түгел дуслар-фотографлар безгә йортта фотосессия үткәрергә тәкъдим иттеләр. Без дә килештек. Бу бит кызык! Мондый проектларны яратам! Кунаклар өчен бердәнбер чикләү - өйгә бары тик яхшы уй-фикерләре һәм теләкләре булган кешеләр генә килергә тиеш! Алып килгән барлык истәлекләрне йорт үзе хәтерли, кадерләп саклый. Ә бездә әбиемнең мәхәббәте, әнинең ягымлы куллары, әтинең көче һәм ышанычлылыгы, дусларның җылылыгы турында искиткеч тарихлар яши. Иҗат һәм илһам атмосферасы һәр килгән кунагыбызны туендыра, аны көчлерәк итә. Очрашулар өчен уникаль урын.

Безнең белән таныштырган беренче бүлмә - көнчыгыш стилендә җиһазландырылган себер татар бүлмәсе булды. Әлеге бүлмәнең тарихы белән хуҗабикәнең әнисе Сайрәнә Имаметдин кызы таныштырды. Вагай районы Рәнчек авылында туып-үскән 84 яшьлек ак әби, ун бала анасы үзенең энергиясе һәм көр күңеллелеге белән таң калдырып, безгә авыл исеменең барлыкка килүе, аның тарихы турында сөйләде: “Авылга Сопра, Сала һәм иң кече Рәнчек исемле бертуган егетләр килеп урнашканнар. Иң кечеләренең исеме әлегә кадәр безнең авыл исемен йөртә. Без яшь вакытта авылда юллар булмаган. Өйләрдә граммофон, патефон булган кеше хәлле дип саналган, бу бик сирәк күренеш булган. Шуңа күрә яшьләр тәрәзә төбенә музыка тыңларга җыелганнар. Йортларда хәзерге кебек электр уты юк иде, күмер белән самовар кайнаттык. Әмма һәр гаиләдә туку станогы бар иде. Иске, тузган әйберләрне беркайчан да ташламадык, алардан келәмнәр тукыганнар. Әбиләребез идәннәргә камыштан үрелгән келәм (аны бездә “йегән” дип йөртәләр) җәйгәннәр”. Өйнең хуҗабикәсе дәвам итте: “Әнием бик кунакчыл, чын татар хатын-кызы! Ул татар милли ризыкларын пешерергә бик ярата. Алар арасында һәркем яратып өлгергән самса (һичшиксез, ит белән), урама, эртнек (балык белән пирог) һәм, әлбәттә, пилмән - себер татарларының традицион ризыгы. Ярар, турыдан-туры бүлмә шартларына күчәбез. Әбиләребездән сакланып калган борынгы әйберләр, СССР вакытында булган көнкүреш техникасы көнчыгыш бүлмәсендә тәкъдим ителгән. Ул йортыбызның визит карточкасы. Бу безнең тамырлар! Әлбәттә, зур йортыбызның стилен бөтенләй билгеләми, әмма ул бөтен торакта иң җәлеп итә торган урын. Ир-атлар монда үзләрен солтан булып, хатын-кызлар Шаһрезадәләр итеп хис итәләр. Кунаклар фикеренчә, биредә “Көнчыгыш әкияте” яши! “Мең дә бер төн” чынбарлыкта! Татар почмагы йортта иң кызыклысы булды. Монда әбиемнән сакланып калган шкатулка, сандык, жакет (ул хәзер дә өр-яңа кебек, ярты гасыр эчендә әле бер тапкыр да юылганы юк иде!!!) һәм башка бик күп борынгы әйберләр урнашканнар. Көнчыгыш бүлмәсенә көнкүреш әйберләре җирнең төрле төбәкләреннән: Төркиядән, Татарстаннан, Һиндстаннан, Үзбәкстаннан килгән.”

Кабинет бүлмәсе белән таныштырганда, стенада тезелеп киткән Мактау кәгазьләре кузгалдылар. “Йортта берничә коллекция бар: беренчесе логотиплы ручкалар – алар хуҗабикәне, ягъни мине, гомер буе озата барган сувенирлар һәм, әлбәттә, минем эш коралым. Аларга мәхәббәт күптән башланды! Башта мәктәптә - анда авторучка алтын бәясенә тиң! Аннары югары уку йортында конспектлар язу тизлеге каләмнең сыйфатына бәйле иде. Соңыннан - редакция... Ерак төньяктагы эш көннәре әле дә хәтеремдә: күз алдымда ак кәгазь бите ята, ә кулымдагы авторучканы як-якка боргалап, кемнеңдер тормышы турында матур һәм гадел итеп язу өчен сүзләр эзлисең... Авторучкалар белән аерылу – миңа хәтер белән аерылышу кебек. Шуңа алар һәркемгә күренер өчен кабинет стенасында урнаштырылган!

Гомумән алганда, эш кабинетында - юстиция полковнигының басма машинасы, аудитор фирмасы директоры счетлары, «Юность» проигрывателе, чыбыклы телефон җыелганнар. СССР вакытында бастырылган китаплар бер кечкенә китапханәдә тезелеп куелган. Һәм зәңгәр төс монда очраклы түгел, зәңгәр - иң эшлекле төс, иң яраткан төснең берсе!”- диде Зөләйха Тимерали кызы.

“Киләсе бүлмә туганлык хәтерен саклый, ягъни музей бүлмәсе. Без бирегә кергәндә: «Әбигә рәхим итегез!» - дип әйтәбез. Монда әти-әни йортының уңайлылыгы турында искә төшерә торган бүлмә ул. Әнинең куллары белән чигелгән түшәк япмасы белән ябылган балачагымда йоклаган тимер карават, келәм, урындык, үзе тутырган мендәрләр, йоннан бәйләгән оекбашлар, әби сәгатьләре, чемоданнар, түгәрәк өстәл, каба (ручная прялка), комод, этажерка, керосин лампасы, күмер белән җылытылган үтүк, гармун, чабата, кисмәк (кадка), радио... Һәм атаклы Төмән келәме (йортның икенче коллекциясе) - иң авыр көннәрдә дә матурлык турында кайгырткан барлык әниләр турында хәтер. Келәмнәр - йортта аерым тема. Мин алар турында һәрбер килгән кунакка еш сөйлим! Сюзане - кул белән чигелгән дивар келәме, аны нигездә Таҗикстанда, Үзбәкстанда һәм Иранда ясыйлар. Таҗик теленнән тәрҗемә иткәндә Сюзане сүзе «энә белән тегелгән” дигәнне аңлата. Ул киләчәктә бу бүлмәдә үз урынын алачак. Гомумән, бу бинаның интерьеры - ата-аналарыбыз йортының төгәл күчермәсе, кабатлануы. Монда үземне балачактагы кебек хис итәм. Әни белән әти яки әби белән бабай өенә кергән кебек тоям”.

Мансард кат хатын-кызлар һәм ир-атлар бүлмәләренә бүленгән. Аның уң як яртысы декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре белән тулыландырылган. Хатын-кызлар территориясе “бай кызлары” кул эшләренә һәм мавыгуларына багышланган: чигү, кул эшләре келәмнәре, тукыма панносы, тукыма-корама (текстильно-лоскутные) скульптурасы (йортның өченче коллекциясе) - пилмән, балык, пәрәмәчләр, кызыл һәм кара уылдыклар белән бутербродлар, коймаклар кулдан тегелгәннәр. “Үзем дә курчаклар тегү белән мавыккан идем, аларга да монда урын табылды. Һәр бүлмәдә диярлек аяк белән тегү машиналары үз урынын алды (ә алар барлыгы дүртәү. Йортның дүртенче коллекциясе) һәм әле ике кул машинасы бар. Барысын да дус-ишләрдән җыйдык. Биредә танылган Төмән осталарының талантлы куллары белән ясалган әйберләр тәкъдим ителгән. Әйтик, гүзәл Миля Цой ясаган корама (лоскут) әйберләр, Марина Главатскийның һәм башка авторларның бетмәс-төкәнмәс иҗат җимешләре... 51-3Аерым бүлмәм булса да, биредә мин компьютерда үземнең фикерләремне, уйларымны язарга яратам. Сул якта – ир-атлар бүлмәсендә элекке проигрыватель, музыкаль үзәк, шахмат, шашка, иске фотолар урнаштырылган. Без бу бүлмәне кинотеатр дип йөртәбез, чөнки монда телевизор карарга яратабыз. Улыбыз монда күп вакытын үткәрә”.

Зөләйха Тимерали кызының әле тормышка ашмаган күп иҗади идеяләре бар. Ул әбиләребез чорыннан сакланып калган матур сервант алганын безгә белдерде. Хәзер аны торгызу өстендә эшләячәк. Иҗади ялдагы кеше өчен хыялларны, идеяләрне һәм уй-ниятләрне тормышка ашыру өстендә әле күп эшлисе бар. Шундый гаҗәеп үсеш алган кешеләр белән танышу бик күңелле булды. Зөләйха Тимерали кызына иҗади башлангычта уңышлар теләп калабыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836