#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Белдерү

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл губерниясенең төрле өязләрендә бохарлылар волостьлары булып торган. «20нче гасырның башларына хәтле Тара өязендә бохарлылар волосте булган. (Архив күрсәткечләренә таянып языла). Бөтен дөньяга танылган тюрколог Фоат абый Вәлеев себердәге бохарлыларның токымыннан була, Япониянең башкаласы - Токия мәчетендә беренче мулла булып себердәге бохарлылар токымыннан булган бөек галим - дин һәм күп телләр белгече, сәяхәтче, Абдрәшид хаҗи Ибраһимов тумышы белән Тара шәһәреннән.

14 нче гасырның ахырында Урта Азиядән Иртеш буйларына 366 шәех һәм 1700 Шәйбани ханның батырлары килә. Алар инде беренче бохарлылар арасыннан Себердә Ислам динен һәм мөселман тәртипләрен таратучылардан булганнар. Ошбу тарихи вакыйганы 18 гасырда танылган галим Герхард Миллер «Описание Сибирского царства» китабында язып калдырган. Галим Себердә 10 ел чамасы сәяхәт кылган, бик бай коллекция җыеп, зур архив туплаган.

Моннан соң 150 еллар үткәч, танылган тюрколог - Николай Катанов үзенең «Ученые записки Казанского университета» китабын бастырып чыгара.

Килгән шәехләр һәм Бохара батырлары җирле халык белән төрле бәрелешләрдә һәлак булалар. Аларның өчесе, исән калганнары, жирле халыкны Ислам динен, аның тиешле кагыйдәләрен өйрәтергә керешәләр.

Себер татарлары буыннан буынга ошбу тарихи вакыйганы хәтерләп, себер якларында үзләренә мәңгелек урын тапкан, безнең өчен Хак дин яктылыгын калдырган шәехләргә хөрмәт йөзеннән, аларны искә алып, яткан урыннарын саклап белеп тора.

25 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Вагай районы, Бәеш авылы мәчетендә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, изгеләрне искә алып аш мәҗлесе үткәрелә. Бәеш авылында шәех - Хәким ата күмелгән.

Ошбу чарага төрле фән галимнәре, дин белгечләре килеп катнашырга үзләренең теләкләрен белдерделәр.

Теләүчеләр булса, рәхим итегез!

Оештыру комитеты

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836