#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кышкы Нардуган

последние и лучшие новости искусства в мире

21-23 декабрь көннәрендә кояш һаваның иң түбән ноктасында була. Бу иң кыска көн һәм иң озын төн вакыты. Астрологлар бу датаны кыш башланган көн дип билгелиләр. Шуннан соң кояш язга таба борыла, көннәр озая, төннәр кыскара башлый. Җиребезнең төрле почмакларында яшәүче халык шул көнгә багышлап төрле уеннар үткәргән, бәйрәм ясаган. Безнең якларда аны Кышкы Нардуган дип атаганнар.

Талымхан урта мәктәбе укытучысы Җәгъфәр Касыймов бу көнне балалар белән бәйрәм үткәргән. Табигать торышын кеше тормышы белән бәйләгән. Кыш турында матур җырлар, күңелле уеннар, авыл кешесенең тормышыннан алынган сценарий төзегән. Бәйрәмне алып баручы кызлар бу бәйрәмне борынгыдан килүен белдерәләр.

Башка ел фасылында уйналмаган уеннар, күңел ачулар турында сөйләделәр. Иң яратканнары – чанада шуулар. Безнең авылда моның өчен күл янында текә яр да бар, ә нәниләргә абыйлары кардан үзләре дә ясап бирәләр. Текә яр башына чыгасың да, чанага утырасың, җил шикелле очасың.

23 февраль көнне «Зарница» яки Ибраһим Газинең «Онытылмас еллар» әсәрендәге кебек, «Патшаны төшерү» уеннары оештырыла. Кар йомшак, бармаклар өшеми, караңгы төшсә учаклар да ягыла.

Балалар күңел ачканда, олылар үз эшләрендә: әбиләр булып киенгән кызлар бияләйләр, оекбашлар, шарфлар бәйлиләр. Ә зур класс егетләре балыкка барырга әзерләнүчеләрнең ролен башкаралар.

Ә без, ул чакта яшь укытучылар, кунакка килгән башка апалар чараның барышын дәфтәрләребезгә яза барабыз, соңыннан анализларга кирәк. «Кышкы Нардуган» бәйрәменең эчтәлегендә авыл кешеләрен балыкка озату күренеше урын ала. Башлангыч класс укучылары – балалар, ә олы класстагы кызлар – аларның әниләре ролен башкаралар, «әтиләрен» ерак юлга озатып, тиздән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калалар.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836