Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область получила новую технику для тушения лесных пожаров. Агымдагы елда Төмән авиация һәм җир өсте урманнарны саклау базасы техника арсеналы белән тулыландырылды. Аны «Урманнарны саклау» региональ проектының «Экология» милли проекты кысасында сатып алдылар. Белгечләр карамагына 14 берәмлек хуҗалык һәм урман янгыны техникасы һәм 940 исемле җиһазлар, шул исәптә «снегоболотоход»лар кайтты. Бу машиналар эффектлы янгын сүндерергә һәм урманнарны торгызырга мөмкинлек бирә.

* * *

По улицам Тюмени вновь проедет «Дедморобус». Ел саен өлкә башкаласында маршрутка тын оркестрлы музыкаль автобус чыга. Үзенчәлекле транспорт берничә тукталыш ясый, бу вакытта аннан Кыш бабай төшә, ә аның музыкантлары Яңа ел хитларын уйныйлар, шулай ук шәһәр халкының биеп кәефен күтәрәләр. Сәяхәт 30 декабрьгә, 2-3 январь көннәренә планлаштырылган.

* * *

Заводоуковцы передадут тюменским бойцам внедорожник, снаряжения и медикаменты. УАЗ автомобилен һәм җыйган әйберләрне Төмәнгә инде китерделәр дә. Ярдәм җыю пунктлары Төмән өлкәсенең барлык шәһәрләрендә һәм регионнарында ачылган. Регионда шулай ук «Җиңү өчен 100 миллион» акциясе дәвам итә, акчасы сугышчыларга өстәмә җиһазлар алуга тотыла.

* * *

Тюменская область снастила лечебным оборудованием коррекционный детский сад в Краснодоне. Махсуслаштырылган башлангыч мәктәп-балалар бакчасында офтальмология, физиотерапия кабинетларын, ЛФК (дәвалау физкультурасы) залын, уйнау мәйданнарын җиһазладылар. Учреждение күз күремнәре начар һәм таяну-хәрәкәтләнү аппаратлары зарарланган укучылар өчен башлангыч мәктәпне һәм мәктәпкәчә бүлекне үзенә ала.

* * *

Свыше 300 тысяч җителей Тюменской области заняты в сфере малого и среднего предпринимательства. Алар арасында хосусый эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хезмәт куялар. Узган ел белән чагыштырганда эшкуарлар саны артты, 2021 елда 294,3 мең кеше теркәлгән булган.

* * *

Пошив спецодежды запустили на открывшемся производстве в тюменской исправительной колонии. Цех 2 нче төзәтү колониясендә эшли башлады. Ул 47 тегү машинасы һәм башка кирәкле җиһазлар белән җиһазланган. Яңа цех хезмәтне оештыру таләпләренә җавап бирә, анда 74 кеше эшли. Продукция исемлегендә шулай ук мендәр, одеял, күлмәк, халат, комбинезон һәм башкасы бар. Оешма коммерция предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерә.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836