Декабрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә балалар өчен “Однажды в сказочном лесу” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгәннәр. Үзәк хезмәткәрләре килгән кунакларга әкият геройлары – Тиен, Куян, хәйләкәр Төлке, Аю, Бүре тамаша күрсәтеп, балалар белән кызыклы уеннар, бәйгеләр үткәрделәр, табышмаклар әйтеп күңелләрен ачтылар.
Бераздан бергәләп һәр Яңа ел бәйрәмендә көткән кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын чакырдылар. Алар чыршы утларын “кабызгач”, күңелле тамаша башланып китте, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кыш бабай һәркайсына капчыгыннан бүләкләрен өләште.
Чыршы бәйрәменә җыелган балалар күңелле ял иттеләр. Балалар әти-әниләр дә мәдәният үзәге хезмәткәрләренә ачык йөз белән кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ахырда сабыйлар әкият геройлары белән матур итеп бизәлгән чыршы янында фоторәсемгә төшеп, бүләкләренә куана-куана, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.