Декабрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
25 нче декабрь көнне Төмән шәһәр мәдәният үзәгенә балалар агылды. Аларны зәмһәрир салкын көн дә куркытмады. Чөнки бу тормыш авырлыкларын аз гына татымаган, чыныккан авыр хәлдәге, күп балалы гаиләләрдән һәм инвалид балалар. Үзәк хезмәткәрләре кунакларга матур тамаша әзерләгән. Гөр килеп уйнап, бергәләшеп җырлап алдылар. Һәркайсына зур савытта бүләкләр таратылды. Соңыннан чәй өстәле артында сыйланып, аралашып утырдылар.
“Бәрәкәт” фондының попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова әлеге оешманың “Бездә ятим бала юк” проектын алыштырып килгәнлеген хәбәр итте. Бу арада гына 180 балага Яңа ел бүләкләрен таратачакларын белдерде.
Ә фондның спонсорлары йорт алып биргән Тубыл районында яшәүче 3 балалы Фазыловлар гаиләсенә тиздән мебель дә алып барачаклар икән. Бу эшләрне башкарырга булышкан спонсорлар: Рамил Усманов, Рамил Нәбиев, Ринат Шәрәфетдинов, Ринат Насыйров, Реваль Хөснетдинов, Илдар Галимовка зур рәхмәт юллады Мөнирә ханым. Фонд янгыннан зыян күргән гаиләләргә ярдәм итеп килә. Әле дә аралашып, хәлләрен белешеп торалар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.