#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!

последние и лучшие новости искусства в мире

Барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2019 нчы ел белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге олысы-кечесе яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Без 2018 елны аның шатлыклары, тормышыбызда булган уңышлары вә куанычлары белән искә алабыз. Шул ук вакытта, без узып баручы елда тормышка ашырылмаган эшләребез һәм хыялларыбыз барлыгын да онытмыйбыз.

Узган елдагы вакыйгалар арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булгандыр. Иң мөһиме - без үз язмышыбыз өчен җаваплы була алдык һәм төрле сынауларны сабырлык hәм түземлек белән лаеклы уздык.

Татар дөньясы һәрвакыт хәрәкәттә. Ел дәвамында Татар конгрессы милләттәшләребез белән бергә булды. Уздырган чараларыбызның барысы да халкыбызны берләштерүгә хезмәт итеп, мөһим һәм истәлекле булып тарихка кереп калды.

Фидакарьлек, тырышлык күрсәткән һәрбер милләттәшебезгә олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Без милләтебез алдында торган зур бурычларны, татар дөньясын берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне, һичшиксез, тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.

Кадерле дуслар! 2019 ел барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык, армый-талмый эшләргә насыйп итсен! Гаиләләребезгә, туганнарыбызга, дин кардәшләребезгә - һәр татар кешесенә яңа еллар мөбарәк, игелекле булсын, һәммәбезгә шатлык-сөенечләр алып килсен. Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин булсын!

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил ШӘЙХРАЗИЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836