#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кышкы моңнар” бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

51-16Үткән ел декабрь аенда Ворогушино урта мәктәбендә Тубыл районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Хәлим кызы Колмәмәтова инициативасы белән “Кышкы моңнар” балалар бәйгесе уздырылган иде. Гүзәл Хәлим кызының тырышлыгын Тубыл районы мәгариф бүлеге хуплап, әлеге чара быел Санникова урта мәктәбендә укытучылар коллективы, Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм алыштыргысыз спонсорлар – Фәрит Бакиев, Сәлиха Моратбакиева (Маслау авылы), Рөстәм, Рушан Янабаевлар (Өстамак авылы), Набилә Әширбакиева (Үләртеш авылы), Эльвира Назыйрова, Шамил Колмәмәтов (Санникова авылы) ярдәме белән шулай ук югары дәрәҗәдә оештырылды.

Бәйгенең төп максаты – укучыларда туган телгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, сәләтле балаларны барлау, аларга игътибар белдерү. Бәйгедә районның сазъяк артындагы этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрдән дә балалар катнаштылар. Бу турында Гүзәл Хәлим кызы: “Бәйгене декабрь аена билгеләү очраклы түгел, чөнки район үзәгеннән еракта урнашкан авылларга кышкы юл төшкән була һәм алар да катнашалар. Киләсе елга бу бәйгене декабрь ахырында үткәрергә уйлыйбыз, чөнки быел жюри үз вазифасын башкарган арада, спонсорыбыз Шамил Шәйхулла улы Кыш бабай булып киенеп килеп, балалар белән татар телендә сөйләшеп, төрле уеннар оештырды, һәркемгә бүләкләр тапшырды. 51-15Без моны алдан планлаштырмаган булсак та, укучыларга бик ошады. Тырышлыклары, сәләтләре һәм өстәвенә Кыш бабайдан да бүләк алу, балаларга зур сөенеч булды”, - диде. Бәйгедә 80гә якын укучы, яшьләре буенча 3 төркемгә бүленеп, 5 номинация буенча ярышты. Бигрәк тә нәфис сүз осталары күп булды. Алар классик шагыйрьләрнең генә түгел, җирле авторларның иҗат җимешләрен дә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Хөрмәтле кунаклар арасында булган үзешчән шагыйрә Галия Абайдуллина балаларга рәхмәтен белдереп, китапларын бүләк итте.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836