#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор назвал главные события 2018 года. Төбәк хакимиятенең, өлкә Думасының, муниципалитетларның килешеп бергә эшләүләре масштаблы проектларны сыйфатлы гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. “Төмәннең боҗралы автомобиль юлы (кольцевая дорога) төзелешен төгәлләү, чүп-чар сортировкалау заводын эксплуатациягә тапшыру, Тубылдагы Романовлар гаиләсе музеен ачу – 2018 елда гамәлгә ашырылган проектларның бик азы гына әле. 2018 елда иң мөһим сәяси вакыйгаларның берсе – РФнең Президентын, региональ вакыйгалардан – өлкә губернаторын, муниципаль өлкәдә – шәһәр Думасына депутатлар сайлау булды. Ә экономик яктан – Милли рейтингта инвестицион җәлеп итү буенча Төмән өлкәсенең беренче урынга лаек булуы иң зур казанышларның берсе”, - дип белдерде губернатор А.Моор өлкә парламентының брифингында.

* * *

Тюменская область и Татарстан пролонгируют соглашение о сотрудничестве. Өлкә губернаторы А.Моор Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашты. Очрашуда алар хезмәттәшлек, эш стандартларын һәм ике регионның идарә итү тәҗрибәләре турында фикер алыштылар, практиканы үзләштерүнең, үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүнең әзерлеген белдерделәр. Шулай ук тел, татар халкының гореф-гадәтләре турында да сораулар каралды.

В.Шәйхразиев: «Төмән шәһәре бик чиста һәм каралган, кешеләре ягымлы, биредә булу күңелгә яхшы тәэсир итте”, - дип шәһәр турындагы фикерләре белән бүлеште. Кунаклар нейрохирургия Федераль үзәгендә дә булдылар, анда баш врач Альберт Суфиянов, хезмәткәрләре һәм авырулар белән өч сәгатьтән артык аралаштылар, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге белән дә таныштылар.

* * *

В Тобольске продолжится обновление подразделений областной больницы №3. Төбәк хакимиятенең президиум утырышында губернатор А.Моор блок-модульле бинаны алуга һәм аны җиһазлауга, 3 нче өлкә больницасының поликлиника филиалын Тубылның Менделеево микрорайонында урнаштыру өчен өлкә бюджетыннан акча бүленеп бирелүе турындагы күрсәтмәгә кул куйды. Элекке бинаны сүтәчәкләр.

Өлкә хакимиятенең президиум утырышында Тубыл шәһәренең медицина учреждениләренең комплекслы программаларын реализацияләү турындагы сораулар каралды. Шулай ук хәзерге көндә табиблар һәм медицина туташларына кытлык кичерүче Тубыл медицинасының кадрлар потенциалын ныгытуга игътибар юнәлтелде.

Сәламәтлек саклау департаменты директоры Инна Куликова әйтүенчә, кадрлар проблемасын чишүне тоткарлап торган сәбәпләрнең берсе – Тубылда торак юклыгы. Берничә айдан соң шәһәрдә махсус төзелгән 75 фатирлы торак йорт эксплуатациягә тапшырылачак һәм фатирлар Тубыл шәһәренә эшләргә килгән медицина хезмәткәрләренә биреләчәк.

* * *

Тюменские школьники погрузятся в “Нефть”. 25 нче мәктәпнең “Роснефть-класс” укучылары “РН-Уватнефтегаз”ның яшь белгечләре белән “Нефть” уенында катнаштылар. Балалар нефтьче һөнәренә чумдылар, нефть табылу запасларын исәпләделәр, чыгару юлының эффективлыгын исәпләделәр.

“Роснефть-класс” – өлкәдә өченче булып санала. Беренче ике класс Уват районының Туртасс мәктәбендә “Школа-вуз-предприятие” корпоратив программасы кысасында ачылган иде. 2019 елда балаларны Кальчинск ООО “РН-Уватнефтегаз” чыганагында экскурсияләр, “Роснефть зажигает звезды” корпоратив иҗат фестивальләре һ.б. көтә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836