Декабрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмәндә Журналистлар йортында узып баручы ел нәтиҗәләре буенча мәгълүмати проектларны тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен иң яхшы журналистларны бүләкләделәр. Анда өлкәнең көньягында урнашкан барлык район басмаларыннан вәкилләр җыелды. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр вакытында да яктырту өчен дә материаллар җитәрлек иде. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәркайда актив булдылар.
Массакүләм коммуникацияләр идарәсе башлыгы Илона Гимпелевич: “Күп вакыт бүләк алучы хезмәт геройлары турында без язабыз, сөйлибез. Бүген сезнең һәркайсыгыз шундый геройлар ролендә”, - дип өлкәнең иҗтимагый элемтәләр, коммуникацияләр һәм яшьләр сәясәте департаменты директоры Павел Белявский кул куйган Рәхмәт хатлары һәм букетлар тапшырды. 2021 елда мәгълүмати проектларны тормышка ашыруда актив катнашкан өчен: «Сез уникаль газета», - дигән сүзләр белән редакциябездән җитәкчебез Алсу Сәгыйтовага оператив эшләгәнгә рәхмәт белдерелде, тагын да Римма Умитбаева, Рәүфә Кангазина, Ләйлә Мадьярова һәм Гөлнур Вәлишинаны билгеләп үттеләр. Зәхмәтле авыру чорында да газетабызда актуаль язмалар бирелеп барды. Өлкәдә узган чараларда актив катнаштык, күренекле якташларыбыз белән очрашудан, алар турында язудан туктамадык. Хәбәрчеләребез, ярдәмчеләребез дә тырышлар. Бу барыбызның уртак тырышлыгы.
Редакция