#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Милләтара мөнәсәбәтләр гармонизациясе турында

последние и лучшие новости искусства в мире

52-1Төмәндә 3 көн дәвамында «Төбәкнең мәдәни-тарихи байлыгы буларак РФ халыклары традицияләренең күптөрлелеге» I төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чара милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, федераль һәм Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономияләре ярдәме белән оештырылды. Конференциядә өлкә автономиясе, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре, башка төбәкләрдән килгән кунаклар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре һәм башкалар катнаштылар.

Экскурсия программасы кысаларында кунаклар Словцов исемендәге музей комплексы фондындагы “Мөхәммәд пәйгамбәрнең чәч бөртеге» исемле изге истәлекле экспонатны, мөселманнарның кулдан язылган сирәк очрый торган китапларын карадылар. 

Түгәрәк өстәл артына Омск һәм Кемерово өлкәләреннән кунаклар, шулай ук Төмән өлкәсенең милли иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре җыелдылар. Алар Россия халыклары мәдәни кодын саклау юнәлешендә иҗтимагый милли оешмаларның эшчәнлеге турында фикер алыштылар, тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Икенче көнне 2025 елга кадәрге чорга РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча мөһим мәсьәләләр күтәрелгән пленар утырыш булды.

Милләтләр эшләре буенча Төмән өлкәсе комитеты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Роман Малыгин утырышта катнашучыларны сәламләде, шулай ук комитетның берничә Рәхмәт хатын тапшырды.

Җыелышның модераторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов татар автономияләренең рәисләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм чараларны уздырганда ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләргә федераль автономиянең Рәхмәт хатлары һәм күкрәк билгеләре тапшырды.

Өлкәнең иң яхшы артистлары, коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Пленар утырышта һәм секцияләрдә Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрендә сакланган әхлакый һәм мәдәни юнәлешләргә бәйле мөһим проблемалар һәм аларның актуальлеге, милләтара мөнәсәбәтләр гармонизациясе, бу юнәлешләрдә башкарылган эшләр, тәҗрибәләр буенча докладлар укылды.

Секциядә Кузбасс татарлары тормышы, өлкәдәге үзбәк һәм азәрбайҗан иҗтимагый оешмалары яшәеше, этнопарклар, дини юнәлештәге эшләр, Ялутор районында милли традицияләрне саклау, себер татарларының тел мирасын актуальләштерү, саклау һәм өйрәнүдәге проблемалар һәм перспективалар, татар традицион киеме коды, бай-хәйрияче Нигъмәтулла Кармышаков-Сейдуков, чик сакчылары ветеран оешмасының хәле белән таныштык.

Хөрмәтле кунаклар Россиядә тиңдәше булмаган яңартылган Чик сакчылары паркында, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә, 52 нче урта Кырынкүл этномәдәни мәктәбендә, Ямбайдагы тарихи Җәмигъ мәчетендә, мәчет янындагы музейда, Лесобаза районындагы төзелеп килүче мәчеттә булдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА
Түгәрәк өстәл артында

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836