#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область, Москва и «Сибур» будут развивать туризм и культуру. «Зарядье» Мәскәү паркында Төмән өлкәсе көннәрен үткәрделәр. Туризм һәм мәдәният өлкәсендә өч яклы хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Проектларны Төмән районы, Мәскәү хөкүмәте, «СИБУР» оешмасы реальләштерәчәк. «Төмән өлкәсе кызыклы проектлар тәкъдим итеп Мәскәү хакимиятенең туризм буенча комитеты белән инде берничә ел хезмәттәшлек итә. Шул исәптән, башкала кунакларына Төмән һәм Тубылның тарихи һәйкәлләрен күрсәттеләр. «СИБУР» компаниясе ярдәмендә Тубылда Ремезов исемендәге заманча аэропорт төзелде», - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

Сотрудники тюменской лесоохраны усилили патрулирование лесов. Яңа ел алдыннан Төмән урманын саклау хезмәткәрләре законсыз кисүдән ылыслы агачларны саклауга юнәлдерелгән профилактик эшләрне ныгыттылар.

* * *

Реку Иртыш в Тюменской области будут экологически оздоравливать. Россия Федерациясе хөкүмәте 2025 елдан елгаларны һәм күлләрне сәламәтләндерү буенча яңа масштаблы проектны эшләтеп җибәрәчәк. Проект чаралары 80 миллионнан артык кешенең яшәү сыйфатын яхшыртачак. Яңа проектка Урал, Идел, Иртеш, Дон, Терек, Амур бассейннары һәм Балтик бассейны объектлары керәчәк.

* * *

Более 250 тысяч жителей Тюменской области вовлечены в добровольчество. «Иреклеләр рәтендә 7 меңгә якын «көмеш» яшьтәге волонтерлар исәпләнә. Безнең илдә һәр секунд саен иреклеләр тарафыннан миһербанлы эшләр эшләнә. 2022 ел гади узмады, ул вакыйгаларга бай булды, нәрсә генә бармасын, волонтерлар һәрчак ярдәмгә килделәр. Махсус операция башлану белән, нәкъ менә алар беренчеләрдән хәйриячеләр белән Украинаның Луганск, Донецк өлкәләреннән китәргә мәҗбүр булган гражданнарга ярдәм җыюны оештырдылар», - дип сөйләде губернатор. Иреклеләр командасына балалар һәм яшьләр Россия хәрәкәте катнашучылары да теркәлде.

* * *

Агрофирма «КРиММ» производит пастеризованный картофель с соусами и специями. Упорово районында бәрәңге эшкәртү буенча уникаль завод эшли. Россия Федерациясе территориясендә аңа тиңдәшләр юк. Бер ел эчендә генә завод 15 мең тонна сәүдә һәм башкасы өчен әзер продукция җитештерде.

* * *

Для семей мобилизованных тюменцев открыли социальные гостиные. Регионда 80 социаль кунакханә ачылды. Аларны оештыруның инициаторы - губернатор Александр Моор. Аларда мобилизациялеләрнең гаиләләре белән соцхезмәтчәннәр, психологлар, юристлар һәм башка белгечләр эшли, иреклеләр, җәмәгать эшлеклеләре ярдәм итәләр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836