#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Татарстан рәссамнары”

последние и лучшие новости искусства в мире

6-2Төмән өлкә музеенда “Татарстан рәссамнары” күргәзмәсе ачылды. Ул “Татарстан рәссамнары берлеге”нең 2016 елда билгеләп үтелгән 80 еллык юбилеена багышланды. Анда төрле дәрәҗәдәге 78 рәссамның төрле жанрдагы 124 эше куелган иде. Мәсәлән, Татарстанның танылган иҗат әһелләре Искәндәр Рафиков, Сергей Кузьминых, Фәридә Якупова, Шамил Шәйдуллин, Виктор Аршинов һәм башка күпләрнең иҗатлары тамашачыны балачакка алып киттеләр, алар ачык, якты төсләр белән баетылган авыл темасын, милли мәдәниятне яктырталар иде. Күргәзмәдә һәркем үзе өчен игътибарга лаек эшне таба ала.

Сәнгать сөюче Елена Камалова рәссам Роза Хузинаның “Барлык булдырылганның парлылыгы” исемле картинасын бик яраткан. “Бу җиңел яфрак формасында Коръән аятьләре ярдәмендә ясалган рәсем яшәешнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итә, экзистенциаль сораулар тудыра. Болар бүгенге зур тизлек белән барган тормышыбыз өчен бик мөһим, - дип уртаклашты ул үз фикерләре белән. – Күргәзмә төрлелеге белән дә җәлеп итә. Ул бик җылы һәм күңелгә якын кабул ителә. Абрек Абзгильдинның якты, тирән кичерешләргә этәрә торган “Муза”, Вячеслав Ильинның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Шагыйрь уйланулары” ошады. Бу рәсем балачакны, Тукай шигырьләрен өйрәнеп үскән чорны искә төшерде. Тагын да Илнур Сираҗиевның тирә-ягында карлыгачлар очкан “Бурят кызы”нда хатын-кызны оста сурәтләвен яраттым”, - диде Елена Марат кызы, һәркемне дә күргәзмәгә чакырды. Андагы табигый төсләргә, иҗат ысулларының төрлелегенә, рәсемнәр аша бирелгән фәлсәфәгә, кызыклы сюжетларга соклануын белдерде.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында катнашкан өлкә мәдәният департаменты директоры Виктор Новакаускас, рәссамнар берлеге җитәкчесе Александр Новик рәсемнәрнең үзенчәлекле булуына, әзерлекнең һөнәри осталык белән башкарылуына игътибар итүләрен, бергәләшеп башкарылган чараларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышануларын белдерделәр. 6-3Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев Төмән өлкәсе рәссамнарының күргәзмәсе Казанның Рус сәнгате галереясында 8 февральдә ачылачагын хәбәр итте. “Бер айдан ул сынлы сәнгать үзәге булган Алабуга шәһәренә юл алачак, Яр Чаллы шәһәрендә дә аның белән танышу мөмкинлеге булдыру турында уйланабыз”, - диде ул.

Аннары өлкәбезнең сәнгать коллективлары чыгышлары булды, экскурсия үткәрелде.

Бу эчтәлекле, бай “Татарстан рәссамнары” рәсемнәр күргәзмәсе Иван Словцов исемендәге өлкә музеенда (Советский урамы, 63нче йорт) 29 апрельгә кадәр эшлиячәк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836