tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Февраль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Якуб Зәнкиев: “Бирешмә, сакла газетаны!”

последние и лучшие новости искусства в мире

6-2“Яңарыш” – Төмән өлкәсе татарларының 1990 елның 15 сентябреннән чыгып килгән иҗтимагый газетасы. Төмән төбәгендә Азат абый Сәгыйтов тырышлыгы белән бердәнбер татар телендә “Яңарыш” газетасы дөнья күрде. “Бирешмә, сакла газетаны!” дигән Якуб абый Зәнкиевнең сүзләре газетаның девизы булып калды. “Яңарыш” редакциясенә беренче тапкыр 2005 елның декабрендә эшкә урнашканда, кызганычка каршы, Азат абый Сәгыйтов белән танышырга өлгермәдем. Ул вакытта газетаның баш мөхәррире Алсу апа Сәгыйтова җылы итеп каршы алды. Кабинетта стенасындагы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күзгә ташланды. Алсу апаның: “Газетабызның иң мөһим вакыйгасына, инде үтеп киткән 15 еллык юбилей тантанасына бераз гына өлгермәдең”, – дип әйтүе исемдә. Өстәлдә яткан ачык яшел төсле, тышында Азат абый Сәгыйтов һәм Якуб абый Зәнкиевнең фотолары урнаштырылган китап та күз алдымда. “Менә синең каршыңда 15 еллык юбилеебызга бастырылган китабыбыз”, – диде Алсу апа.

Шул вакытта китап белән беренче тапкыр танышуым булды. Беренче себер татар язучысы Якуб Занкиевнең, әлеге җыентыкка исем итеп алынган зирәк васыятен: “Бирешмә, сакла газетаны!” сүзләрен Азат абый гомеренең ахырына кадәр истә тотты. Азат Сәгыйтовның иҗади язмышы искиткеч: соңгы көнгә кадәр ул туган газетасы белән яшәде, язды, рәхмәтле укучылары белән әңгәмә корды, һәркем белән саубуллашты диярлек.

Китап битендә иң беренче “Бирешмә, сакла газетаны!” дигән Азат абыйның мәкаләсе Якуб абый Зәнкиевкә багышланган: “Тормышымда бер нәрсәгә генә үкенәм: Якуб абый Зәнкиев белән алдарак очрашмавыма һәм якынрак, күбрәк аралашмавыма. “Яңарыш”ыбызның әле беренче саны чыкмаган да иде, редакциябезгә сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхак абый Шакиров кереп: “Мин Якуб абыйның укучысы, ул миңа хат язган: редакциягә нинди ярдәм кирәк, булыш, дип. Шуны белешергә кердем”, - диде. Шул көннән бирле Якуб абый газетабызны җитәкләп, аңа ярдәм итә, һәрбер санында диярлек үзенең төрле темаларга язылган публицистик материалларын бастырып бара”. 1990-2003 елларда Я.К.Зәнкиевнең 300гә якын мәкаләсе бастырылган. Иң мөһим эшләре “Бирешмә, сакла газетаны!” җыентыгына кергәннәр.

Күптән түгел Якуб абый Зәнкиевнең Ялутор районы, Күлавылда яшәүче Наҗия апа Минназаровага язган хатлары 30 елдан соң минем кулыма килеп эләкте. Аларны апа күз карасыдай 1990 елдан бирле саклаган, бәлки, газетага күбрәк ярдәм итәр дип, миңа тапшырды.

Якуб абый гомер буе татар халкы һәм татар дөньясы өчен җан атып яшәде. «Яңарыш» газетасына беренче көннән башлап ярдәм кулын сузды. Әлеге язучының матбугат тарихында лаеклы урыны бар. Аның бөтен хыялы шушы газетаны чын мәгънәсендә халыкныкы итү булды. Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар берләшсен һәм аралашсын өчен көч түкте. Якуб абый Зәнкиев татар телен һәм милләтен саклау өчен зур көч куйган шәхесләрнең берсе. Бөтен җиргә өлгерергә тырышты, тынгысыз кеше булды. Мактап, үсендереп тә алырга онытмады. Бу хакта Наҗия апа Минназаровага язган хатында инанырга була:

“Хөрмәтле Күлавыл укытучысы! Төмән радиосыннан Сезнең чыгышны бик яратып, йотылып тыңласак та, исемегезне отып кала алмадык. Зинһар, гафу итә күрегез! Ул чыгышыгыздагы Сезнең уй-фикерләрегез безнекегә тәңгәл килә. Ана телендә балаларны укытуны без дә бик хуплыйбыз. Аның өстенә Сезнең кебек музыка яратучы талантлы кешенең телебезне матурлап-бизәп җибәрүе нур өстенә нур өсти”.

Һәм, әлбәттә, яраткан газетасы турында бер юл аша булса да искә төшерергә онытмады: “Инде сез шул фикерләрегезне яңа чыга башлаган “Яңарыш” газетасына язып җибәрсәгез, бик тә әйбәт булыр иде. Әйдәгез, бергәләп шулай үзебезнең өлкә газетасына хәлдән килгән ярдәмебезне күрсәтик!“

“Яңарыш”ны сабый баласыдай карап үстерде. Моның өчен ул бөтен тырышлыгын куеп эшләде, шуңа күрә газетаның тугры укучылары бар. Газетага язылырга үтенеч белән гел өндәп барды: “Газетага хәзер язылу бара. Ул октябрьдә бетә, диләр. Шуңа кадәр сез дус-ишләрегез белән бергәләп һәрбер йортка йөреп, 1991 елга газетага яздырып чыга алмассыз микән? Хакы да бик арзан. Елга язылу - 3 сум 12 тиен. Почта бүлекләрендә яздыралар. Список төзеп, акча җыеп җибәргәндә, квитанцияләр җибәрерләр иде. Хәзер газета шәһәрдәге “Союзпечать” киоскларында сатыла. Күмәкләп-бергәләп шәһәргә баручыларга гариза (заявка) биреп, акча җибәреп алдырырырга булыр иде”, - дип “Яңарыш”ның аз таралуына борчылган.

“Сез, бәлки, “Иртеш таңнары” романын да укыганыгыз бардыр? Әгәр укыган булсагыз, ул сездә нинди фикерләр уятты? Аны белү миңа романның икенче кисәген язып тәмамлау өчен бик мөһим. Сугыш вакытындагы укытучылар тормышында булган төрле вакыйгаларны белмисезме? Сездә калмыклар сөргендә булмадылармы? Алар ничек килделәр, ничек гомер сөрделәр, нинди гореф-гадәтләр, йолалар беләсез? Әгәр хат язсагыз, мин шат булыр идем. Барлык Күлавыл халкына кайнар сәламемне җибәрсәгез иде. Хөрмәт белән Якуб Зәнкиев. 7/Х-90 ел.”

Талантлы, “өлкәбездә фидакарь хезмәтләре белән зур абруй казанган кешеләргә” таң калып, олы хөрмәт белән икенче тапкыр хат яза: “Исәнмесез, хөрмәтле Наҗия сеңелем! Хатыгыз минем өчен зур куаныч китерде. Иншалла, Күлавылда да матур әдәбиятка, сәнгатькә Сезнең кебек гашыйк кешеләр яши икән. Җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт! Сезнең кебек үк, “Иртеш таңнары”н кинога төшерергә кирәк, дип бер ханым миңа Ялтадан да язган иде. Хәйран шәп булыр иде. Юк бит. Минекедән көчле әсәрләрне дә төшермиләр. Казан студиясендә художественный фильмнар төшерелми. Бик ярлы шул әле безнең татар. Ә менә сәхнәләштерергә булыр иде, драматурглардан әлегә теләк белдерүчеләр юк. Ә үзем мөрәҗәгать итәргә кыймыйм. Тыйнаксызлык булыр дип куркам. Кино турында да, тиражын зурайту турында да чит кешеләр Казан китап нәшриятына яза торсалар, бәлки, файдасы тияр иде. Аны, әлбәттә, китап укучылар эшләргә тиештер, мөгаен. Тамчы тама тама бозны тишә бит. Бәлки, колак салырлар иде. “Иртеш таңары” 15 000 данә тираж белән чыкты. Бу Казан өчен яхшы тираж санала. Безнең Төмән өлкәсе китап сату оешмасы вакытында нәшрият тиешле (мин сораганча 5000 данә) заказны бирмәде. “Бездә татар китапларын алмыйлар. Без исәп-хисап белән бәйләнгән. Калганын кая куябыз?” – дип кырт кистеләр. Тубыл китап сату оешмасы 500 данә сораган икән, әнә шуны гына Тубылга җибәрделәр. Ялутор бөтенләй сорамады, калганы Татарстанда 1-2 ай эчендә сатылып бетте. Китап сорап йөзләгән хатлар килде миңа. Кайберәүләр өч журналны (“Казан утлары” № 1, 2, 3 - 1988 ел) төпләтеп китаплар итеп укыганнар. Җыйнак, югалмый. Тик журнал вариантында 31, 36 бүлекчәләр төшереп калдырылган. Мин ул бүлекләрне бик тырышып язган идем. Китап тапсагыз, өстәп шул бүлекләрне дә укып карасагыз иде. Китаплар Асланада Мирсәет Хәлитовта, Искәндәр Янтимировта хәтта ике данә ята. Аслана мәктәбенә дә җибәргән идем. Сорасагыз биреп торырлар дип уйлыйм. Укылмыйча тузан басып яткан китаптан ни файда? Ул үлек әйбер була. Китапны кешеләр укысын өчен язалар бит. Рәшидә апагыз Тубыл татар сәнгате үзәге җитәкчеләре соравы буенча “Үги ана” дигән сәхнәләштерү (инсценировка) язган иде. Ул китапның төп герое – Йосыфның бала чагына багышланган. Сезнең сәхнәдә бик яратып, Галиябану ролен уйнап йөрүегезне исәпкә алып, шул кулъязманы сезгә дә җибәреп карыйм. Бәлки Асланада 10-11 сыйныф укучылары, яки үзегез дә спектакльләр яратучылар белән сәхнәгә куеп карарсыз. Монысы моңсу әйбер. Икенчесе “Кызлар Убасында яшьләр уены” дигән кызу уен-көлке, җыр, биюләр белән бара торганын да җибәрербез. Машинкада начар басылды, укыйсы авыр булыр”.

Татар халкының һәм башка милләтләрнең яшәеше, милләт тормышы, гореф-гадәтләр һәм йолалар, ислам дине, сәнгать һәм сәясәт темалары белән гел кызыксынып “Яңарыш” битләренә язды. Газетага язган мәкаләләренең эчтәлеге бик бай, укучылар аны һәрвакыт кызыксынып укыды. “Калмыклар турында язганыгыз өчен дә рәхмәт. Кыенсынмагыз, картлардан төпченеп (ничек килеп җиткәннәр, күргән газаплары, үлем-китемнәр, туй йолалары, көнкүреш гадәтләре, урынлы халык белән мөгамәләләре һ.б турында) материал килеп чыкса, җибәрә торсагыз бик шат булыр идем. “Яңарыш”ны һәм “Иртеш таңнары”н халык арасында пропагандалавыгызны үтенәм. Газетага соңлап булса да язылып барсыннар иде. Асланада почта хезмәткәрләре аша эш итәргә кирәктер. Алар тараталармы? Кемнәр анда эшли?”

Сәламәтлеге мактанырлык булмады, әмма авырган вакытта да гел китабы турында, үзе хакында уйламады: “Сәламәтлек ягы минем дә бик какшак. Башым әйләнә, йөрәгем кага, йокым начар. Шулай да китапның икенче кисәген язып бетерергә тырышам. Ул көч-куәт бирә, хәл кертә. Икенче кисәкнең әле сират күперен үтәсе бар. Рецензия эшкәртүче кирәк. Әлегә нәшрият планына кертелмәгән. Иптәшегезгә дә бездән кайнар сәлам! Якуб абый. 23/ХI-90 ел.”

Вакытсыз һәм бик иртә арабыздан китеп барды шул. Тик онытылмаслык эшләре калды. 2020 елда газетабызга 30 ел булачак. Азат абый әйтмешли: “Иншалла, редакция хезмәткәрләре көннән-көнгә диярлек каләмнәрен очлый баралар, матур материалларының саны арта тора, төрле проблемалар күтәрелә...” Якуб абыйны газетаның киләчәге турында борчыган проблемаларны менә инде 15 ел дәвамында Алсу апа Сәгыйтова лаеклы хәл итә һәм газетаны зур җаваплылык белән әйдәп бара.

Якуб абыйның Азат Сәгыйтовка: “Әйе, еллар бик авыр, ләкин синең нык характерың “яу кырын” ташлап качарга ирек бирмәс... Бирешмә, сакла газетаны!” – дип язган сүзләре Алсу апага васыять булып калды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836