#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Юбилейлы район

последние и лучшие новости искусства в мире

6-2Өлкәбезнең кеше саны буенча иң зур Төмән районы быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан бәйрәм чараларын төбәк матбугат вәкилләре белән очрашудан башларга уйлаганнар. Пресс-конференциядә район башлыгы Светлана Иванова соңгы 5 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, бу елга планнары белән уртаклашты. Әлбәттә, барлык серләрне дә ачып бетермәде. Башта һәркемне үткән матбугат көне белән тәбрикләде. «Красное знамя» район газетасы редакторы Тамара Некрасова һәм «Тюменское время» телеканалы шеф-редакторы Инна Михайловскаяга Тәбрикнамәләр тапшырды.

Демографик хәл шактый яхшырган: хәзер районда 131 мең 471 кеше яши, 2012 елда 102 мең булган бу сан. Район промышленносте агросәнәгать комплексы хисабына формалашкан булса, хәзер өлкә күләмендә промышленность җитештерүе буенча икенче урында тора. Җитештерү күләме 5 ел эчендә 53%ка арткан. Район кирпеч, металлконструкция, пыяла шешәләр, керамзитоблок әзерләүчеләре оешмалары белән данлыклы. 23 авыл хуҗалыгы предприятиесе дә илне туендыруда үз өлешен кертә. 3 кошчылык фабрикасы, эре теплица комбинаты бар. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре Төмән өлкәсенең барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 21% җитештерә. Йомырка, яшелчә, кош ите буенча бу күрсәткеч тагын да югарырак. 2022 елда бөртекле һәм кузаклы культураларның рекордлы югары уңышына ирешелә - гектарыннан 32,9 центнер җыеп алына. Соңгы 10 елда бу иң яхшы нәтиҗә.

2016 елда ике индустриаль парк ачыла – «Боровский» һәм «Богандинский». «Боровский» да 12 резидент теркәлгән, производствога кертемнәр күләме 6,1 млрд. сум тәшкил иткән, 648 эш урыны булдырылган. «Богандинский» да 35 участок бүлеп бирелгән, резидентларның өчтән бере предприятиеләрне эшләтеп җибәрүгә әзерли.

Биш ел эчендә Төмән районында 95 инвестпроект гамәлгә ашырылган, хәзер инвестиция портфелендә - 80 проект, реестрда – 48 потенциаль инвестор бар. Проектларны гамәлгә ашыру 3 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Районда 100 дән артык туристлык объекты урнашкан. Бигрәк тә кайнар чишмәләр кешеләрне җәлеп итәләр, ял базалары, шифаханәләр, зоопарклар, обсерватория, балалар тимер юлы, тәвә кошлары фермасы, ат клублары һәм фермалар зур популярлыкка ия. Якындагы елларда җирле истәлекле урыннарны туристлар кабул итәрлек хәлгә китерергә планлаштыралар. Червишево хакимиятендә, мәсәлән, «Җиде авыл» проекты тормышка ашырыла.

Авыл районы булса да, күп фатирлы йортлар төзелеше дә арта. 2019 елдан Төмән районы «Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү» региональ адреслы программасында катнаша. Бу вакыт эчендә 431 гаилә төзекләндерелгән торак алган. Программа кысаларында 2023 елда тагын 129 гаиләне күчерү планлаштырыла. Авария хәлендәге йортларның яңа реестры да формалаштырылган.

Юлларның гомуми озынлыгы 1398 километрдан артып китә. 2018 елдан 420 км юл ремонтланган, 48 км төзелгән.

«Уңайлы мохит» федераль программасы буенча эшләр 2019 елдан бирле бара. 25 күп фатирлы йортта ишегаллары, 14 балалар һәм спорт мәйданчыгы төзекләндерелгән.

Шәһәр яны районы булуга карамастан, су мәсьәләсе дә яхшылардан түгел. Башта аны проблемалы территорияләрдә су кертү хисабына хәл итәләр, аннары модульле станцияләр урнаштыра башлыйлар, аларны үзәкләштерелгән су челтәрләренә тоташтыралар. Монда 2019 елда «Водоканал» һәм Төмән өлкәсе хөкүмәте белән өч яклы килешү ярдәм итә. 2022 елда икенче килешү тагын җиде хакимияткә (һәм 20 меңнән артык кеше) үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен тәкъдим итә. Проектны гамәлгә ашыру 2024 елда башланачак.

Мәгариф, мәдәният һәм спорт ягыннан да уңайлы яшәү шартлары тудырыла.

Соңгы биш елда балалар саны арта, 77 мәгариф объекты аерым игътибар таләп итә. 13 балалар бакчасы һәм 17 мәктәп ремонтланган. 360 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелгән. Московский поселогында 1100 урынга исәпләнгән иң зур мәктәп һәм 350 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзүгә керешкәннәр. 2023 елда өч мәктәптә (Шыкча, Перевалово, Куларово) ремонт тәмамланачак. Винзили һәм Боровский поселокларында балалар бакчаларында реконструкция башланган. Ә Ямбай мәктәбе, балалар бакчасын ремонтлауга, Червишевода мәктәп төзелешенә проектларның документлары әзерләнә.

Соңгы елларда мәдәният өлкәсендә дә зур үзгәрешләр булды. «Мәдәният» милли проектында катнашу нәтиҗәсендә учреждениеләрнең матди-техник базасы яңартыла, заманча җиһазлар сатып алына. Винзили һәм Московский поселокларында мәдәният сарайлары төзелә, Горьковкада авыл клубы ремонтлана, Гусевода модульле технология буенча яңа объект аякка басачак.

Успенкада һәм Боровскийда ике яңа кинозал урнаштырылган, кинотеатр Горьковкада да ачылыр дип планлаштырыла. Каскара һәм Боровскийда ике виртуаль кинозал эшли. Боровскийда беренче модульле китапханә барлыкка килә.

Спорт белән шөгыльләнүчеләргә дә бай район. Алар өчен Мальковода спорткомплекс, Винзилида ябык бозлавык булдырыла. Барысы 270 спорт объекты хезмәт күрсәтә.

Район 2023 елны «Йөз ел – җиңүләр вакыты» девизы белән үтәчәк. Быел 100 квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылачак, 100 нче инвестиция проекты эшен башлаячак. «100 бишле», «100 игелекле эш» акцияләре, белем бирү форумнары, һөнәри осталык конкурслары, Төмән районы тарихын белүгә викториналар, гаиләләрне, юбилярларны, ветераннарны хөрмәтләү, «100 ел. 100 кеше. 100 хикәя» чаралары, юбиляр торак пунктлар, оешмаларда тантаналар оештырылачак. Милләттәшләребез күпләп яши торган Муллаш авылына – 305, Ямбай авылына 425 ел булачак. Каскара, Ямбай мәктәпләре – 55, район больницасы – 65, «Боровская» кошчылык фабрикасы – 60 еллыкларын бәйрәм итәчәкләр. Юбилей рухы ел буена сузылачак. 6 декабрьдә зур бәйрәм әзерләнә.

Район башлыгына өлкә журналистлары сораулар да бирделәр. Газлаштыру, федераль юл төзегәндә торак пунктка керү юллары, күп балалыларга бирелә торган җирләр, инвест проектлар, социаль ярдәмгә кагылган сорауларга тулы җавап алынды. Махсус операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән аерым счет ачылган, анда үткән елда 1600 мең сум җыелган. Ветераннар оешмалары әгъзалары йон носкилар бәйләп тапшыралар.

Юбилей хөрмәтенә «Төмән районы» бренды булдырылачак, альбом төзеләчәк, китап бастырылачак. Кубок ел буена юбилей чаралары буйлап күчеп йөриячәк. Очрашуда кубок Тамара Некрасовага тапшырылды. Аннан, 10 февральдә Төмән өлкә Думасында үтәчәк район көннәре уңаеннан, район Думасы рәисе Валентин Клименко кабул итеп алды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836