Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Окоп шәме» акциясе кысаларында Вагай округы, Юрмы урта мәктәбе укучылары һәм педагоглары авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, беренчел ветераннар оешмасы катнашучылары белән берлектә махсус хәрби зонадагы егетләр өчен окоп шәмнәре ясадылар. Шул ук көнне укучылар сугышчыларның күңелләрен нечкәртерлек хатлар яздылар. Хәрбиләргә балалар кыюлыклары, батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, җиңү яулап тиз арада сау-сәламәт гаиләләренә кайтуларын теләделәр.

Яркәү округы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбе укучылары да сыйныф җитәкчеләре белән бергә «Солдатка хат» акциясендә актив катнашалар. Балалар җылы һәм ярдәмчел хатлар язып кына калмыйлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле продуктлар һәм әйберләр белән посылка да җыйдылар. Мәсәлән, 7 класс укучылары класс җитәкчеләре Җәмилә Чурина белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Шакировка шундый посылка әзерләделәр.
Мондый акция үсеп килүче буында халкыбыз, Ватаныбыз өчен горурлык, патриотик хис тәрбияли һәм туган илебезнең кыю, батыр сугышчыларына охшарга теләк уята.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Юрмы һәм Яңа Кәешкүл мәктәбе укучылары.