Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Укытучы, рәссам

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә туып-үскән танылган рәссам, А.А.Алябьев исемендәге балалар сәнгате мәктәбе укытучысы Асия Закорюкина Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлап, балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Ул быелгы уку елында ирешкән уңышлары, укучылары алган дәрәҗәле дипломнары, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Әгәр аларның һәр бүләге турында язсаң, 2-3 бит кәгазь җитмәс иде.

Укучыларына рәсем сәнгате буенча белем биргән укытучы хезмәт юлын 15 ел элек башлый. Ул төрле яшьтәге балаларга белем бирә, дәрестә укучыларының сәләтен ачарга тырыша. Асия Альберт кызының уңышлары горурланып сөйләрлек. Бала күңеленә матурлык орлыклары салучы, аларны сәнгать дөньясына алып керүче укытучы декоратив-гамәли сәнгать, сынлы сәнгать, рәсем, рәсем сәнгате, колористика һәм композиция нигезләре, дизайн-проектлау нигезләре, график композициясе фәннәрен алып бара. Аның укучылары төрле дәрәҗәле иҗади бәйгеләрдә катнашалар, призлы урыннар алалар. Укытучы да дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Мәсәлән, кайберләре: Тубыл шәһәр хакимияте, «Юлбасма» нәшрияты (Казан), «Шәһәрдәге китаплар» балалар китап фестивале, Төмән өлкәсе хакимияте, Тубыл шәһәр мәдәният һәм туризм департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Асия Альберт кызының укучылары Тубыл шәһәре сәнгать мәктәбен тәмамлап, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Воронеж, Екатеринбург шәһәрләренең югары уку йортларына укырга кереп, бу юнәлештә укуларын дәвам итәләр.

6-31-26

Асия Альберт кызы: «Мин яңа алымнар кулланып график композиция буенча 4 ел эшлим. Быелгы уку елы да уңышларга бай булды. Россия күләмендә узган арт-симпозиумда катнаштым, 1,2,3 урыннар алган укучыларым күп. Бөтенроссия «Россия – минем илһамым» патриотик бәйгесе, «Яңа ел вернисажы» күргәзмәсендә катнашу да якты хатирәләр калдырды, уңышлар китерде. «Россия колориты» Бөтенроссия фестивале, «Бәйрәм маскарады» кулдан эшләнгән декорлар, костюмнар, бизәнү әйберләре белән үзенчәлекле булды. Халыкара узган бәйгедә катнашып укучыларым призлы урыннар алдылар. «Кышкы көмеш», «Кышкы соклану» сәнгать бәйгеләрендә катнашып җиңү дипломнарына ирештек. Укучыларым тырыш, максатчан һәм киләчәккә иҗади карашлылар.

Үземнең иҗади планнарым турында тукталып китәсем килә. Укыту эшен һәм методика буенча алымнарны үстерү юнәлешен дәвам итүне күздә тотам. Иҗатымда тукымага акрил һәм майлы буяу белән рәсем сәнгатенә чыгарга теләгем бар. Бу юнәлештә ниндидер монументаль эш башкару өчен вакыт булмаганлыгы сәбәп», - диде. Асия Альберт кызы укытучы хезмәтеннән тыш, үзе кулына каләм, буяу пумаласы алып рәсем ясарга ярата. Ул себер татарлары образларын тудырып, матур открыткалар сериясен чыгарды. Рәссамыбыз Төмән өлкәсендә яшәүче якташларына яхшы таныш. Татар открыткалары сериясендәге рәсемнәрендә Асия Альберт кызы ватанын, туган ягын, себер татар халкын, аларның кунакчыллыгын, себер татарларының гореф-гадәтләрен, тыйнаклыгын, үзенчәлекле сыйфатларын, милли костюмнарның матурлыгын, татар халкының көнкүреше бизәкләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырганын күрәбез. Земфира Шәрипова авторлыгында чыккан «Тимур-батыр» әкиятләр җыентыгындагы образларны булдыручы да Асия Закорюкина.

Эшенә бөтен күңелен, тырышлыгын биреп эшләгән югары категорияле укытучы укучыларының иҗат эшләре буенча еш күргәзмәләр оештыра, аларны матурлыкны күрергә өйрәтә. Шәһәрдә узган милли бәйрәмнәрдә мастер-класслар оештыра. Тубыл тамашачылары да аны кызыклы, милли темаларга иҗат иткән картиналары, открыткалары өчен яраталар, хөрмәт итәләр.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Асия Закорюкина балалар белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836