#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мастер-класслар үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

7-15Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре уңаеннан “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында мастер-класслар үтте. Клуб залында һәркем “Әбием” проектында катнашучылар әзерләгән төрле кул эшләре белән таныштылар. Алар шулкадәр кызыксындыру тудырды, хәтта, ансамбльләр өчен кирәкле кызлар баш киемнәрен күпләп алу турында да сүзләр барды, әбиләр җыйган шифалы мәтрүшкәле чәйнең дә хуш исләре залга таралды.

Чараны алып баручы “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова 3 төрле мастер-класс тәкъдим ителәчәге турында хәбәр итте. Беренче сүзне педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиевага бирде. Ул татар халкының, бигрәк тә себер татарларының, киемендәге милли бизәкләр, үрнәкләр турында сөйләде. Себер татар кызы киеме үрнәгендә җентекләп аңлатып китте.

Икенче булып Түбән Тәүде районының “Саз” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова себер татарларының төйдереп биюе турында сөйләде. Тарман, халык телендә Саз, хакимиятендә 3 авыл берләшкән. “Һәр авылның биюләре аерылып тора. Берсе салмак кына хәрәкәтләнсә, икенчеләре көймәдә, чайкалдырмый гына төйдергәннәр, өченчеләре аркан салган шикелле биегән. Тагын да Эскедә керәшен халкы да яши, бию үрнәкләре дә аралашып беткән, хәзер шуны да күрсәтеп үтәрбез”, - дип ансамбльгә йөрүчеләр белән биеп күрсәттеләр. 7-14Аннары такмаклар башкардылар. Көчле алкышлар белән озаттылар үзләрен.

Соңгы мастер-класс себер татар ашларына багышланган иде. Аны 2017 елда “Татар ашлары” бәйгесендә җиңү яулаган Хәмидә Әхмәдиева күп төрле бәлешләр пешереп алып килгән. “Патша пәрәмәче”, “Эртнек”, “Балан бәлеше”, “Кабак бәлеше”нең ясалу тәртибе белән таныштырды. Кирәкле барлык әйберләрен салып камыр басты, камыр, эчлекләрен әзерләү нечкәлекләре турында сөйләде. Бу рецептларны өйрәнү тарихларын сөйләде. Тамашачы рәхәтләнеп тыңлады, һәркайсының кулында кәгазь-ручка иде. Аннары Хәмидә апа пешереп алып килгән тәмле пәрәмәч, бәлешләр белән мактый-мактый чәй эчтек. Һәркайсына зур рәхмәт белдерелде.

Чара бик файдалы булды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836