Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Бу җиңү сезнеке дә!»

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы»на багышланган медальләрне тапшыру башланды. Аларны 142 ветеран алачак. Беренче сигез юбилей медален тапшырырга Горьковка, Московский, Ямбай, Каменский, Яңа Тарман, Успенка авыл җирлекләреннән хезмәт фронтында катнашучыларны «Родник» мәдәният һәм ял үзәгенә чакырдылар.

93 яшьтән 97 яшькә кадәр булган әби-бабайларның язмышлары гаҗәеп охшаш. Әтиләре һәм абыйлары фронтка киткән, ә алар балачактан кырларда, фермаларда эшләгәннәр, печән чабуда, агач әзерләүдә катнашканнар.

7-1Турай авылында яшәүче Газизулла Мөхәммәдиев сугыш башланганда 4 нче сыйныфта укый. Әтисенең үлгән хәбәре килгәч, ирләр эшен аңа 9 яшьтән башкарырга туры килә. «Хәзер 9 яшьлек баланы эшләргә мәҗбүр итү кызганыч, чөнки ул әле - бала! Ә безне кызганмадылар, без дә үзебезне кызганмадык. Сугыш!» - дип сөйли ул. Хәзер ветеранның 15 оныгы һәм оныкчыгы бар. «Мин - бай бабай!» - ди ул үзе турында горурланып.

Ветераннарның язмышлары охшашлыгы, алар кичергән авырлыклар, буыннар дәвамчанлыгы турында сөйләп, Төмән районы башлыгы Ольга Зимина һәм Төмән, Түбән Тәүде, Яркәү районнары хәрби комиссары Алексей Музалевский бүләкләр тапшырдылар. Төмән районы Думасы рәисе Валентин Клименко, район ветераннар советы рәисе Татьяна Вавилова, Горьковка авылы яшь армиячесе Юлия Терентьева тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Сәхнәдән матур җырлар яңгырады, чара чәй эчү белән тәмамланды, анда ветераннар күптән үткән, беркайчан да онытылмый торган еллар турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Февраль ахырына кадәр Төмән районында барлыгы 142 юбилей медале тапшырылачак. Олы яшьтә булуларын һәм ветераннарның сәламәтлекләрен исәпкә алып, бүләкләү өйдә, туганнары һәм якыннары янында узачак.

«Төмән районы яңалыклары» төркеменнән алынды.
(Ләйлә Мадъярова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836