Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

«Дуслык җепләре» фестивале

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре 15 нче урта мәктәбенең мәктәпкәчә бүлегендә «Дуслык җепләре» фестивале узды.

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылган матур чарада шәһәр башлыгы Петр Вагин, шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин катнаштылар. Чара башланыр алдынннан мәктәп директоры Әлфия Петухова эчтәлекле экскурсия үткәрде, яңалыклар белән таныштырды. Балаларны, тәрбиячеләрне бәйрәм белән шәһәр башлыгы Петр Вагин котлады, ул мәктәп директоры Әлфия Петуховага Рәхмәт хатын тапшырды.

Катнашучыларны рус халкының милли киемендә түргә чакырып, гореф-гадәтләре, милли костюмнары, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре белән таныштырдылар, «Төсле карусель» уенын үткәрделәр.

7-1-26

Аннары татар телендә чыгышлар бәйрәмне дәвам итте. «Милли ишек алдында» сәхнәләштерелгән күренештә әни, әби һәм абыйсы белән сеңелесе килгән кунакны ачык йөз белән каршы алдылар. Бәхтияр Айдуллин Ирек Габдрахмановның «Мин - татар» дип аталган шигырен укыды. Татар йортларындагы элекке җиһазларны искә алдылар, аларны күрсәтеп киттеләр. Түгәрәк өстәл, чәй табыны, милли киемнәрнең үзенчәлеге турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләделәр, никах үткәрү традициясе белән таныштырдылар. «Тары-бары» уенын уйнаганнан соң, барлык балалар иҗади остаханәдә актив катнаштылар. Тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар Тубыл шәһәре, Төмән өлкәсе һәм илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнделәр. Бу проект буенча чаралар ел дәвамында үткәреләчәк. Әһәмиятле чара ата-аналар катнашында, аларның ярдәмендә узды.

15 нче мәктәпнең мәктәпкәчә бүлекчәсе хезмәткәрләренә, монда тәрбияләнүче балаларның әти-әниләренә мәктәп директоры Әлфия Петухова рәхмәтләрен белдерде. «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар рус, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә актив рәвештә тартылалар, кызыксыналар. Мәктәптә татар теле, әдәбияты укытыла, монда төрле милләт балалары белем ала. Россия халыклары бердәмлеге елында балалар бакчасында мондый фестиваль үткәрелүе мөһим булды. Һәр милләт уникаль, һәр милләтнең тарихы кызыклы. Бердәм, тату яшәсәк - күп милләтле илебез тагын да матур, бай булачак. Мин тәҗрибәле, үзләренең эшләрен яратып эшләгән укытучыларга, тәрбиячеләр - Гөлфия Абайдуллина, Зөлфия Каричевага, тәрбиячеләрнең ярдәмчеләренә эшләрендә уңышлар телим», - диде.

«Дуслык җепләре» фестивале «Золотые ворота» дип аталган әйлән–бәйлән уены белән йомгакланды. Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединституты студенты, 15 нче мәктәпне тәмамлаучы Эмилия Абайдуллина чараны оста алып барды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836