Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
1989-90 уку елы. Мин Төмән округы, Ямбай урта мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән чагым. Февраль аенда Төмән педагогия уку йортыннан туган мәктәпләренә башлангыч сыйныфларга менә дигән өч кыз дәүләт практикасын үтәргә килделәр. Араларында мөлаем йөзле, исәнлекле Нэля Ташкалова да бар иде.
- Укытучы һөнәрен ничек сайладыгыз? – дигәч ул:
- Әтием яктан бабам белән әбием укытучылар, әтиемнең апасы Римма Шәйдулла кызы - немец теле укытучысы. Мәктәптә иң яраткан укытучыларым: Галия апа Багизова - математика укытучысы, сыйныф җитәкчем. Үз фәнен яратучы, бик таләпчән, класстан тын эшләрне яратып башкара торган сыйныф җитәкчесе иде. Төрле кичәләр, бәйгеләр, табигать дәресләре үткәргәне якты истәлек булып калды.
Вера Артемьева - немец теле укытучысы, дәресләре югары дәрәҗәдә үтә торган иде, немец телендә кичәләр, ярышлар әле дә исемдә. Бу укытучылар миңа гомерлек маяк булып калдылар.
Тора-бара мин Нэляның ата-бабалары белән дә таныштым.

Әтисе яктан Шәйдулла Төхвәтулла улы белән Фәрхинур Баһаветдин кызы гомер буе Ямбай мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Шәйдулла абый Бөек Ватан сугышы ветераны, немец теле уытучысы (1960-70 елларда мәктәптә лингофон кабинеты булган), шулай ук абый Ямбай авылы тарихы турында көндәлек алып барган. Венера апа Биктимирова Ямбай авылында музей оештырган вакытта (1994 ел) шул көндәлеккә таянып эшен башлый.
Фәрхинур апа башлангыч сыйныфларны укыткан. Үзем ишеткәнем бар, апа сугыш елларында өйләрендә ашарга, кияргә киемнәре булмаган балаларга һәрвакыт хәленнән килгәнчә ярдәм иткән.
Нэля мәктәптә эшли башлаган вакытта: «Минем бик зур ярдәмчем - Фәрхинур әбием булды, аның белән күрешү бәйрәм иде!» - дип сөйли.
Нэля ханымның әнисе Тәския апа Шәрипова 11 балалы зур гаиләдән була. Бабасы - Сәет Әйтмөхәмәд улы, әбисе - Сания Нурулла кызы (герой ана исеменә лаек). Күп балалы хезмәт сөючән гаилә материаль яктан хәлле яши. Сания әбиемнең бер савытта йөзек, беләзек, муенсалары саклана иде. Миңа ул әйберләр белән уйнарга рөхсәт итә иде.
Сания апалар бөтен ир балаларына гөрләтеп туйлар ясадылар. Туганнар үзара бик тату, шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк булдылар.
1991 елның 1 нче мартында Нэля абруйлы, хөрмәт казанган Майшикәр һәм Илдус Фәйзуллинар гаиләсенә килен булып төшә.
Егерме ел мәктәптә эшләгән дәверендә унбиш елын башлангыч сыйныфларда укытты.
Мин үзем зур сыйныфларда эшләгәндә, аның укучыларын укытырга туры килде. Балалары төпле белемле, иҗади чараларда актив катнашкан укучылар белән эшләү миңа да рәхәт иде.
Соңгы биш елында информатика укытучысы һәм тәрбияви яктан директор урынбасары булды.
2014 елда Нэля Әсхәт кызын Ямбай администрациясенә социаль эшләр буенча авыл башлыгы урынбасары итеп чакыралар. Кайсы кеше дәрәҗәле эш урынында үзен өстен тота, эреләнеп китә. Нэля ханым монда да үзен гади, кешелекле, һәркемнең хәлен аңлап, үзенең профессиональ якларын күрсәтә, хәленнән килгәнчә ярдәм итә белә.
2019 елның 1 нче февралендә аны Төмән округының Ямбай «Туган якны өйрәнү» музей фондын саклаучы итеп чакыралар. Менә монда инде безнең Нэлябыз үзен нинди генә юнәлештә күрсәтмәде.
Эшкә тотыну белән алты укучы балаларны җыеп, «Яшь буын туган ягын өйрәнә» түгәрәге оештыра һәм төрле чараларда җиңүчеләр тәрбияли.
Иң беренче укучылары арасындагы 4 нче сыйныфта укыган Илнур Алимбаев, әле дә актив катнашучы, югары призлар яулаучы. Хәзерге көндә «Әни һәм балалар» проекты өстендә 6 бала белән эшли.
Җиде ел дәверендә ул нинди генә проектлар оештырмый. Төмән шәһәре үткәрә торган «Премия Робинзона Крузо» чарасында Нэля Әсхәт кызы «Иң оста җитәкче» премиясен яулады.
2022 елда Ямбай музее Россия күләмендә мәдәният министрлыгы платформасында регистрация үтте.
Дәүләт һәм муниципаль музейлар проектында «Милли халык бизәкләре татар киемендә» дигән күргәзмәдә Мәскәүдәге ВДНХда Ямбай музее 1 нче урын алды.
40лап экспонат себер татарлары мирасы булып сайланды һәм аларны безнең илнең кайсы төбәгеннән булса да интернет аша эзләп күрергә була.
Ямбай музее эшли башлаганнан бирле, 350 меңнән артык кеше экскурсиядә булган. Безнең өлкәдәге мәктәпләр, сугыш һәм тыл ветераннары, Кытай, Япония, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Герман иленнән һәм бик күп җирләрдән делегацияләр булып үтте. Хәзерге көндә дә Россиянең төрле төбәкләрендә булган туристик фирмалар белән аралашалар.
Өч татар хатын-кызы: Әлмирә Гомәрова, Зөләйха Алишева, Нэля Фәйзуллина өч ел «Төмәндәге татар муенсасы» экскурсия турын уңышлы башкаралар.
- Нэля ханым, сезгә бу уңышларны яуларга кем булыша?
- Әти-әниемә, якын туганнарыма, гаиләмә, укучыларыма, коллегаларыма, авылдашларыма - барысына да рәхмәтлемен. Бер үзем генә эшли алмас идем.
Арабызда менә шундый татарлар булганда, туган телебез, тарихыбыз, традицияләребез киләчәк буыннарга сакланып калыр.
Клара ГАЙДЕЛЬШИНОВА.