Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл округы, Ворогушино клубында «Тубыл округында татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында «Тылсымлы сандык» сәхнәләштерелгән программасы тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде.
Авыл клубы коллективлары һәм бәйрәм кунаклары җырлы-биюле сәхнәләштерелгән күренештә актерлык осталыкларын күрсәттеләр. Татар халкының гореф-гадәт йоласы «Балага исем кушу»ны күрсәтеп, мәгънәсен тамашачыларга сөйләделәр, рольләрне оста башкардылар. Тамашачылар милли уеннарда катнаштылар, биеделәр һәм татар камыр ризыклары белән сыйландылар. Руфина Алемасова: «Безнең авыл хуҗабикәләре уңган, тырышлар. Без рус, татар мәдәниятеннән төрле иҗади номерлар тәкъдим иттек. Үзешчән сәнгатьнең иң яхшы иҗади номеры өчен тамашачылар тавыш бирде. Нәтиҗәдә «Илһам-Вдохновение» бию ансамбле (җитәкчеләре Лариса Деткова) җиңү яулады. Авыл халкы исеменнән артистларга, тамашачыларга онытылмаслык бәйрәм оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез, - диде. Ворогушино авыл клубында мәдәни чараларны оештыручы, кешеләрне берләштерүче, эшенә иҗади карашлы, мәдәни һәм милли традицияләрне саклаучы: «Безнең сәхнәләштергән күренештә төп рольне уйнаучы Минурый апа Марганова булды. Апа өлкән яшьтә булса да, ярдәмчел, гореф-гадәтләребезне белгән легендар әби. Коллективыбыз тату, рольләрен аңлап, яратып башкардылар. Әнисә апа Сергеевага да рәхмәтләребезне белдерәбез. Сәхнәләштерелгән күренешкә реквизитларны үзебез булдырдык. Безнең клубта булган төп реквизит - сандык булды. Җитәкчебез Екатерина Ильясова (Башковадан) иҗади карашлы кеше.
Мәдәни чараларда, бәйгеләрдә катнашучыларга, дуэт белән җырлаучылар: Лариса Деткова, Жанна Веневцевага, Маслау авылыннан килеп катнашкан Фәүзия, Ибәтулла Маметовларга иҗади уңышлар телим. Татар мәдәнияте көннәрен ел саен көтеп алабыз. Татар, рус милләт вәкилләрен берләштергән, мәдәниятебезне баеткан, гореф-гадәтләребезне саклаган фестивальнең иҗади юлы озын булсын, оештыручыларга рәхмәтләребезне белдерәбез», - диде.

Римма УМИТБАЕВА.