Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
1973 елның апрель башы. Көннәр инде язга авышкан, аяк астында җепшек кар, ләкин кыш та бирешми.
Язмабыз герое – Зөлфирә Вафина Тубыл медучилищесы дипломын алгач, юллама белән Хуҗайлан медпунктына эшкә җибәрелә.
Абалак хастаханәсенең баш табибы Геннадий Васьков оста хирург иде. Машинасына утыртып Хуҗайланга озата аны һәм шундый киңәш бирә: «Иң беренче мәктәпкә керегез. Анда күренекле директор Якуб Зәнкиев эшли. Ул сезгә фатир табарга булышыр».
Зөлфирә баш табиб кушканча эшли, мәктәпкә абыйга керә. Абый фатир да табып бирә. Йорт хуҗалары - Хәйрулла абый Хәбибуллин белән хатыны Мәрвәр апа кызның күңеленә ошый, аларда яши һәм эшли башлый.
Чыгышы белән Зөлфирә Тубыл округы, Иштаман авылыннан. Әнисе Заһидә Сөючбакиева - укытучы, әтисе Исхак абый – кибеттә сатучы, гомер буе авылда мулла вазифасын үтәгән кеше.
Исхак абый Вафин нәселе Татарстаннан күчеп килгән. Зөлфирә әтисе туганнары белән аралашып яши. Шушы гаиләдә 3 бала тәрбияләнеп үсә. Укытучы гаиләсе ул елларда авылдан авылга күченеп яшәгән. Ул вакытта авылда клуб эшли. Кичләрен яшьләр кино, концерт карарга, биергә клубка йөриләр.
Әкренләп Зөлфирә дә авыл халкына ияләшә, кызлар белән таныша, клубка күңел ачарга бара. Көннәрдән беркөнне авыл егете Зиннур Речаповны очрата. Зиннурыбыз – авылның асыл егете: җор телле, шат, киң күңелле, күп китап укучы авылдашыбыз, оста әңгәмәдәш, аның белән сөйләшү, аралашу һәркемгә рәхәтлек өсти.
10 балалы Мөхәммәт абый Речапов белән Абидә апа гаиләсендә икенче малай Зиннур үсә. Урта мәктәпне Абалакта тәмамлап, Соколовка училищесында укып, киң профильле механизатор таныклыгын алып чыга. Туган «Ленин юлы» колхозында эшли башлый.
Яшьлек юлдашы – мәхәббәт һәм дуслык кеше хисләренең иң серлеседер һәм барлык хисләр бәйрәме дисәк тә ялгыш булмас. Берничә ел дуслашып, бер-берсенең җитешкән-җитешмәгән якларын белеп алгач, 1976 елның январенда никахлы матур туй ясап, кушылалар.
Речаповлар гаиләсендә мәхәббәт җимеше булып олы кыз - Нурзилә дөньяга аваз сала. Сабый өйгә бәхет тә, борчулар да алып кайта. Яшь әти-әнигә яңа бурычлар, яңа сыйфатлар өсти. Балаларны саклаучы әти-әни ролен барлыкка китерә һәм тәрбияче итеп үстерә аларны.
Зөлфирә Исхак кызы кечкенәдән өй эшләрен эшләп үскән кыз. «Әнием – укытучы, коммунист иде. Мәктәп укучыларын укытты, дәрестән соң өйдән-өйгә йөри. Без әниемне өйдә күрмәдек. Нәрсә һәм ничек пешерергә өйрәтеп чыгып китә иде. Мин пешерәм. Әкренләп шулай пешерергә, савыт-саба юарга да өйрәндем, өйдәге чисталык та минем өстә иде», - ди Зөлфирә.
Үз гаиләсен корып яши башлагач та, аптырамый. Бар нәрсә аңа таныш. Ул елларда каенанасы Абидә апа исән-сау иде. Әле эшләп йөргән чагы, хәленчә буш вакытларында килененә ярдәм итә. Гаиләдә икенче малай - Газинур туа. Медикларның эше дә җиңелләрдән түгел. Юллар начар, «Ашыгыч ярдәм» машиналары да булмый ул вакыт. Ә җаваплылык зур – кеше сәламәтлеге.
Алты ел эшләгәннән соң, Зөлфирәнең әти-әнисе яшәгән Тубылга күченәләр. Алар ярдәме белән яңа җирдә яңа нигез төзи башлыйлар. Икесе дә авыл балалары. Куллары бар эшкә ятышлы. Зиннур Газпром системасына эшкә урнаша. Зөлфирә берничә ел су транспорты санэпидстанциясендә санитар-контроль бүлегендә инспектор булып хезмәт итә.
Таләпчәнлеге, җаваплылыгы, гаделлеге, аралашу осталыгы белән Зөлфирә үзенә абруй казана. Төрле грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Эшеннән фатир да бирәләр. Балалары балалар бакчасына йөри яисә әби-бабай янына киләләр. Гомерләре искән җил кебек бик тиз уза. Нурзилә белән Газинурга югары белем бирделәр. Нурзилә – филолог, Газинур – баш инженер. Хәзерге көндә Газпром системасында, Нурзилә дә шунда эшли.
Ничек һәм ни генә язсаң да, ирнең бәхете хатыннан.
Минемчә, гаилә тормышы медальонның ике ягыдай. Гаилә корган икәнсең, икесе дә җаваплы, аеруча балаларың булгач. Монда балалар язмышы, бәхете дигән яңа төшенчә барлыкка килә.
Зөлфирә – бик акыллы, кешелекле, кечелекле, тыйнак, ярдәмчел хатын. Тормышның төрле ягыннан үзенә кирәклесен, тиешлесен генә ала белә. Замана белән янәшә атлый. Шәһәр, район газет-журналларын алдыра, хроник авырулы күрше-туганнарына да киңәшләрен бирә, ярдәм кулын суза.
Зөлфирә белән Зиннур икесе дә тормышта барлыкка килгән уңайлыкларны үз көнкүрешләренә алып керергә тырышалар. Булдыклы, тырыш ата-ана.
Алар инде күптән әби-бабай. Лаеклы ялга чыккач, Хуҗайланга кайтып ике катлы кирпеч йорт төзеп чыгалар, икесе бергә эшлиләр. Ишек алды бакчага тоташа, шау чәчәктә. Ничек сокланмыйсың?! Зиннур туган күрше-күләнгә дә игътибарлы, ярдәмчел.
Өлкәнәйгәч, тагын бер күркәм адым ясады. Бәлки, каенатасы ярдәме белән, үзлектән өйрәнеп тә булыр. Мәчетебез мулласыз калгач, җомга көннәрен Зиннур дини кануннарны өйрәтә хәзер. Тавышы матур, теләкләре тирән эчтәлекле - тыңлап утыру ләззәт, рәхәтлек бирә. Мәчетебез яшәп бара, Аллага шөкер. Зиннур хәленчә, бетеп барган авылыбызга ямь, җан өсти, авылын яшәтәсе килә.
Зиннур белән Зөлфирәнең янәшә атлауларына быел 50 ел. Алар инде 4 оныкның сөекле бабасы һәм әбисе. Гаиләдә әти-әни эшли торган гамәлләр барысы да әкренләп үтәлеп бара. Актив позицияле, киң күңелле авылдашларым әлегәчә хәрәкәттә. Чын күңелемнән горурланам, әниләрчә сокланам мин аларның яшәешенә.
Хәмитә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл округы, Хуҗайлан авылы.